Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районыннан Илһам Сабитов Казан марафонының иң озын дистанциясен йөгереп узды

Илһам Сабитов Казан марафонының иң озын дистанциясен “буйсындырды”

“Тормышымны йөгерүдән башка күз алдына да китерә алмыйм”, - ди укытучы-атлет

 

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илһам Сабитов Казан марафонының иң озын дистанциясен - 42,2 километрны йөгереп узды. Бу инде ул “буйсындырган” өченче марафон.

 

Илһам Сабитовның 2018-2019 елларда Казан марафонында катнашып, аның  иң озын дистанциясен әйбәт нәтиҗәләр белән узуы хакында язган идек инде. Ул чагында укытучы-спортчы безгә: “Мин тормышымны  йөгерүдән башка күз алдына да китермим. Киләсе елларда да һичшиксез марафонда катнашачакмын”,- дигән иде. Быелгы Казан марафоны гадәттәгечә май аена планлаштырылган булса да, пандемия аркасында ул узмый калды. Һәм менә 10-11 октябрьдә республикабыз башкаласы озын дистанцияләргә йөгерүчеләрне кабат үзенә җыйды.

Казан марафонында илнең төрле төбәкләреннән сигез меңнән артык йөгерешче? катнашты.  Ярышларда сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәркем үзен сыный алды. 25 яшьтән узган олыларга үз теләкләре буенча 3 я 10 чакрымга, ярыммарафон (21,1 км) һәм марафон (42,2 км) дистанцияләренә йөгерергә тәкъдим ителде. Яшь атлетлар да балалар өчен билгеләнгән дистанцияләргә йөгерә алды.   

Марафонның төп йөгереше 11 октябрьдә булды. Катнашучыларга старт иртәнге сәгать 7дә Үзәк стадионда бирелде. Йөгереш барлык хәвефсезлек таләпләрен исәпкә алып оештырылды. Роспотребнадзор кушуы буенча, спортчылар стартта һәм финишта битлектән булдылар. Шулай ук бөтен территориядә атлетларның температурасын үлчәп тордылар, һәр җирдә антисептиклар урнаштырылган иде.   

  • Марафон  трассасы шәһәрнең иң күркәм һәм истәлекле урыннарыннан – Кабан күле, Меңьеллык паркы, Казан Кремле яныннан узды. Сүз уңаеннан әйтим, Казан марафоны трассасы Европада иң матурларның берсе дип танылды, - ди Илһам Сабитов.

Райондашыбыз марафонның иң озын дистанциясен 5 сәгать 26 минутта узган.   

  • Финишка 6 сәгатьтә килеп җитү марафон дистанциясен узу дип санала. Әмма мин быелгы күрсәткечемнән бик үк канәгать түгелмен. Былтыр бу араны 5 сәгатьтә узган идем. Быел гәүдә авырлыгым бераз артты, нәтиҗәнең начарая төшүе шуның белән бәйле дип уйлыйм. Үз өстемдә эшләргә, тагын да активрак шөгыльләнергә кирәк булачак, - дип уртаклаша атлет.
  • Илһам Әмирович, димәк, киләсе елда да марафонда чыгыш ясарга ниятлисез?
  • Әлбәттә. Сәламәтлегем мөмкинлек биргәндә Казан марафонында һәр елны катнашырга исәбем бар. Мин инде үземне йөгерүдән башка күз алдына да китерә алмыйм. Йөгерү бит – сәламәтлек ул. Бу шөгыль шулай ук күңел тынычлыгы, шатлык, рәхәтлек бирә, чыдамлыкны арттыра, дисциплинага, вакытыңны дөрес бүлергә өйрәтә.
  • Марафон йөгереше – җиңел атлетиканың иң авыр төрләреннән берсе. Ул бик ныклы әзерлек таләп итәдер?
  • Гомумән, кеше һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Минем бер генә көнем дә  спорттан башка узмый. Ә марафонга  3 ай кала ныклап торып әзерләнә башлыйм. Һәр иртәдә сәгать 5тә торып, берничә чакрымны җәяү узам, ашыкмыйча гына йөгерәм яисә велосипедта йөрим. Ә кичен көнаралаш озын дистанциягә – 20-25 чакрымга йөгерәм. Район үзәгеннән Иске Матакка я булмаса Чуаш Шәпкәсенә кадәр йөгереп барып кайтам. Сүз дә юк, марафон дистанциясен узу өчен алдан тиешенчә әзерләнү бик мөһим.
  • Илһам Әмирович, быел да Казан марафонының иң озын дистанциясен буйсындыруыгыз белән котлыйбыз Сезне. Әйтегез әле, спортның җиңелләрдән булмаган бу төре белән шөгыльләнү Сезгә нәрсә бирә?
  • Марафонда катнашу әйтеп-аңлатып бетергесез рәхәтлек, рухи канәгатьлек хисе бирә. Күз алдына китерегез: меңләгән кеше стартка кузгала. Шулар арасында  синең дә булуың үзе үк горурлык, шатлык. Казанның иң матур урамнарыннан йөгереп узасың, тамаша кылучы халык, җанатарлар сине сәламли, көч биреп тора. Гомумән, марафондагы аура, андагы эмоцияләр искиткеч. Тагын шул: марафон дистанциясенә чыгу – үз-үзеңне җиңү дигән сүз. Бу үз-үзеңә ышанычны арттыра, сине көчлерәк, чыдамлырак итә.
  • Сәламәтлек, спортта уңышлар телибез Сезгә, Илһам Әмирович! Алдагы елларда да марафон дистанцияләрен җиңәргә насыйп булсын. 

 

Йөгерү белән шөгыльләнергә теләүчеләргә Илһам Сабитовтан киңәшләр:

  • Башта һичшиксез табиб белән киңәшегез, ул кушканнарны үтәгез.
  • Кинәт йөгерә башларга ярамый, беренче мәлдә җәяү йөрегез, дистанцияне акрынлап арттыра барыгыз. Шуннан инде йөгерә башларга да була.
  • Йөгерер алдыннан 2-3 сәгать ашамаска кирәк, ашказаны буш булырга тиеш. Йөгереп кайткач тамагыңны туйдырырга да була.
  • Дөрес туклану кагыйдәләрен үтәгез.         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев