Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан килгән казларны Казан ярминкәсендә “очыртып” алып бетерәләр

Узган шимбәдә Казан Агросәнәгать паркында үткән ярминкәне “әлкилеләр дәрәҗәсен төшерми” дип бәяләделәр.

Бу юлы да безнекеләр башкала халкына төрледән-төрле авыл күчтәнәчләре төяп бардылар.  “Яшь көч” җәмгыяте 400 литр сөт алып барган иде. Аны кыска гына вакыт эчендә литрын 30 сумнан алып та бетерделәр. Аларның мантый, тутырма, голубцы кебек яртылаш әзер (полуфабрикат) ризыкларын да шәһәр халкы бик ошата, һәр килүләрен көтеп алалар. “Кулың тәмле” дия-дия, Ташбилгедән Замир Хөснетдинов алып килгән итне дә чират торып алалар. Бу баруда казлар шәп “очты”. Карга, Иске Камка җирлекләреннән килүчеләрнең зур, симез каз түшкәләрен кыстатмый алып бетерделәр.

Ә гомумән казанлыларга  31 автомашина белән 2435 мең сумлык товар төяп бардылар. Биредә “Кызыл Шәрык-Агро”, “Салман” комплексы, “Хузангай” җәмгыяте дә читтә калмады. Сәнгать осталарыбыз да дәртле җыр-биюләре белән Агросәнәгать паркы кунакларының күңелләрен күтәрделәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев