Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Минһаҗевлар гаиләсе республика шәҗәрә бәйгесенең зона этабында өченче призлы урын яулады

Югары Әлки авылыннан Минһаҗевлар гаиләсе “Тарихта без эзлебез” республика шәҗәрәләр бәйгесенең зона этабында призлы урын алды.

Минһаҗевлар – районда мәгълүм абруйлы гаилә.  Гаилә башлыгы Тәлгать озак еллар юл төзелешендә эшләп дәүләт бүләкләренә лаек булды. Җәмәгате Гөлнәфис – “Ана даны” медале иясе. Аларның биш балалары да илгә-көнгә лаеклы кешеләр булып үсте. Уллары Фәнил – танылган көрәшче, берничә мәртәбә район Сабантуйларында батыр калды.  Авыл клубы белән җитәкчелек итүче кызлары Фәния – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Башка балалары да тормышта үз урыннарын тапты. Минһаҗевлар шәҗәрә бәйгесенә бик җентекләп әзерләнгәннәр, биш буын бабаларын ачыклаганнар. Аларның нәселе гомергә шушы авылда яшәгән, иген иккән, хәлле кешеләр булган. Гаилә төзегән шәҗәрәне дә, Югары Әлки авылының “Тургай” ансамбле һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән әзерләнгән мәдәни программаны һәм Гөлнәфис ханым алып килгән татар милли ризыкларын да жюри югары бәяләде. Нәтиҗәдә Минһаҗевлар зона бәйгесендә катнашкан ун район арасында өченче урынга лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев