Әлки районыннан республика чыршы бәйрәмендә 23 бала катнаша
Республика Чыршы бәйрәмендә районнан быел 23 бала катнашачак.
Республикадагы төп Яңа ел чараларының берсе булган әлеге бәйрәмгә фән олимпиадаларында, спорт ярышларында җиңүләр яулаган балалар, уку алдынгылары бара. Әлеге истәлекле чарада катнашу бәхетенә Югары Әлморза төп мәктәбенең “яшь кулибиннары” да лаек булган.
Президент Яңа ел чыршысы 25 декабрьдә “Татнефть-Арена” боз сараенда уза. Оештыручылар популяр артистлар катнашында кызыклы программа әзерләгән. Әлеге бәйрәмдә 9 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Тамашачыларга татлы бүләкләр белән бергә саклану битлекләре дә таратылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев