Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районының 11 комбайнчысы республика бәйгесендә җиңде

11 комбайнчыбыз республика бәйгесендә җиңде

Августта республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минстрлыгы “Иң яхшы комбайнчы – 2020” бәйгесе игълан иткән иде.

Конкурс комиссиясе республика күләмендә иң күп икмәк урган  һәм суктырган 200 җиңүче комбайнчыны билгеләгән. Алар барысы да 100әр мең сум премия алачак.

Комбайнчылар ярышы объектив булсын өчен урып-җыюда катнашучы техника егәрлеге буенча дүрт төркемгә бүлеп каралды. Бәйгедә барысы 1436 авыл хуҗалыгы хезмәтчәне катнашкан. Алар арасында 1298 комбайнчы – ашлык суктыруда һәм 138 механизатор бөртекле культураларны уруда эшләүчеләр. Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы даими мониторинг үткәрде. Урып-җыюда катнашучылар турындагы мәгълүматлар бөтен урак дәвамында министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылып барды.  

Һәм менә “Иң яхшы комбайнчы” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле. Безнең урып-җыю чорында югары күрсәткечләргә ирешкән 11 комбайнчыбыз республика бәйгесенең җиңүчеләре дип табылган. Бу районнар арасында иң зур саннарның берсе.

Менә алар – республика  бәйгесе җиңүчеләре:

“Востокзернопродукт” АҖ комбайнчылары – Рафис  Насыйбуллин (урак башыннан 4649 тонна ашлык суктырган), Рамил Садыйков (4608 тонна), Игорь Желтухин (4733 тонна), Азат Әхмәтов (4060 тонна), Рәниф Гатин (4896 тонна), Владимир Сергеев (4769 тонна), “Хузангай” ҖЧҖ комбайнчылары – Анатолий Краснов (3788 тонна), Вячеслав Илюхин (3089 тонна), Сергей Ермолаев (3029 тонна), Владислав Казанков (2880 тонна), Лев Мукусев (2870 тонна).

Районыбыз игенчеләре быел мул уңыш үстереп җыеп алдылар. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 32,5 центнер тәшкил итте. Бу узган елгы күрсәткечтән шактый күбрәк. Көнне төнгә ялгап басуда эшләгән механизаторларның барысы да олылау-хөрмәткә лаек. Ә республика бәйгесендә лаеклы җиңү яулаган комбайнчыларыбызга - кайнар котлаулар.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев