Әлки районының 14 эшмәкәре 15 мең сум күләмендә субсидия алды
Персоналы булган эшкуарларга һәр хезмәткәренә өстәмә 6,5 мең сум акча түләгәннәр.
Дәүләттән районның 14 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты ярдәм алды. Болар – кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, чәчтарашханә һәм матурлык салоннары вәкилләре. Аларның эшчәнлеге персоналның һәм килүчеләрнең тыгыз һәм озак контактларын күздә тота. Субсидия дезинфекция һәм профилактик чараларга бирелә. Бу хакта район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лариса Давыдова хәбәр итте.
Шәхси эшмәкәрнең хезмәткәрләре булмаган очракта субсидия күләме 15 мең сум тәшкил иткән. Эшчеләре булган эшкуарларга һәр хезмәткәренә өстәмә 6,5 мең сум акча түләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев