Әлки районының барлык хуҗалыкларында чәчүгә төштеләр
Быел яз соңарып киләчәк, диюләре хак булды. Игенчеләр бар куәткә чәчү эшләренә керешеп кенә баралар.
Бүгенгә район кырларында 6 мең гектарга якын мәйданда чәчү башкарылган.
Сабан культураларын барысы 40 мең 342 гектарда чәчү күздә тотыла. Ике көннең берендә яуган яңгырлар да эшне тоткарлый. Әмма явым-төшем игенчелектә беркайчан артык түгел. Сабан эшләре тукталып торса да, шифалы яңгыр уҗымнар өчен хәйран файдалы.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Фәрит Вәгыйзов әйтүенә караганда, барлык хуҗалыклар да чәчүгә керешкәннәр. “Хузангай” җәмгыяте 1500 гектарда борчак чәчәргә өлгергән. Алар шулай ук арпа чәчүдә дә өлгерлек күрсәтәләр, ди белгеч.
“ВостокЗернопродукт” механизаторлары көнбагыш чәчүгә төштеләр. Бу культура соң өлгерә. Уңышын җыйганда кара көзгә калмас өчен аны мөмкин кадәр иртә чәчү зарур. “ВостокЗернопродукт”та арпа, солы чәчү эшләре дә оештырылган.
Быел район басуларында көнбагыш культурасы 11 мең 47 гектар билиячәк. Моннан тыш, Әлки төбәге инде ничә еллар дәвамында республикада бөртек өчен кукуруз игүдә иң күп мәйдан биләүчеләр исемлегендә. Кукуруз бөртеге игенчелектә алыштыргысыз кыйммәтле азык.
Хуҗалыкларга орлык материаллары җитәрлек күләмдә кайткан. Гомумән, сабан эшләрен башкаруда бернинди тоткарлык юк. Орлык, ашлама җитәрлек, ягулык-майлау материалларына өзеклек юк. Техника торышын да бүген уңай бәяләрлек. Шуңа һәр хуҗалык сабан эшләрен сыйфатлы һәм кыска вакыт эчендә башкару өчен бар көчне куярга тиеш.
Хәзер авыл хуҗалыгында югары репродукцияле, безнең климатка яраклаштырылган орлык чәчү бурычы куела. Бу таләпләрне үтәмәүчеләргә авыл хуҗалыгы тармагына каралган субсидияләр бирелмәскә дә мөмкин, ди “Россельхозцентр”ның районара бүлеге җитәкчесе Рафик Сафин.
Районда быел нинди чәчүлек материалы файдаланылачак соң? Рафик Сафин безгә бу хакта да җентекләп сөйләде.
Сабан культуралары чәчү өчен 4487 тонна орлык кирәк. Ә чәчүлек 6502 тонна тәшкил итә. Бу орлык материалы зур запас белән хәзерләнгән дигән сүз. “ВостокЗернопродукт”ның 917 тонна элиталы орлыгы бар, “Хузангай” җәмгыятенең 712 тонна югары репродукцияле чәчүлеге әзер. Җир куенына салынган орлыкның сыйфатлы булуын крестьян-фермер хуҗалыклары да кайгыртырга тиеш. Әлегә Фәнис Хәмитов, Ринат Гобәйдуллин, Рамил Гыйматдинов фермер хуҗалыкларында гына чәчүлек әйбәт дип әйтергә була.
Районда игелә торган барлык культуралар “Агросемэксперт” программасына кертелә. “Россельхознадзор” нинди орлык чәчүне җитди контрольдә тота, дип аңлатты Рафик Сафин.
Без белгечтән уҗымнарның ничек кышлавы хакында да сораштык.
–Көзге культуралар бездә нигездә әйбәт хәлдә. Шулай да 1700 гектар уҗымны янәдән чәчәргә һәм тагын 1 мең гектар көзге культураларны өстәп чәчәргә туры киләчәк. 23 мең 777 гектар уҗым кырлары өчен бу зур мәйдан түгел. Анализдан күренгәнчә, үсентеләрнең үлеме көзен соңга калып чәчелгән мәйданнарга туры килә. Уҗымнар ныгып, кышка кадәр көч җыеп кала алмаган. Киләчәктә моны истә тотарга, чәчү срокларына сыешып эшләргә кирәк,–ди Рафик Сафин.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рафик Галләмов язгы кыр эшләре вакытында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгын искәртә. Механизаторлар махсус киемнәр белән тәэмин ителергә тиеш. Чәчүдә хезмәт куючыларның агуланган орлык белән сак эш итүе гаятъ мөһим. Алар махсус битлектән, бияләйдән булсын. Техника белән эш итүчеләр өчен һәр эш сәгате алдыннан инструктаж үткәрү мәҗбүри. Тагылма агрегатлар белән олы юл аша чыкканда яисә автомобиль трассасыннан барганда үтә дә саклык чаралары күрү сорала, дип ассызыклый Рафик Галләмов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев