Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Чуаш Кичүе авылы Муса Җәлил эзләрен саклый. Фото

Быел татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең районыбызга килүенә 85 ел тула.

1932 елда районыбыздагы “Чирмешән -202” (“Энергетик”) совхозында политбүлек булдырыла. Политбүлек каршында “Сталинец” газетасы чыгару күздә тотыла. Шушы газетаны чыгаруны җайга салу өчен 1934 елны Муса Җәлил Чуаш Кичүе авылына килә.

1933-1934 елларда М.Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыга торган “Коммунист” газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. Үзәк газеталарда эшләгән елларда ул журналист-хәбәрче буларак күп кенә сәнәгать предприятиеләренә, колхоз-совхозларга бара, халыкның тормышы һәм хезмәте белән якыннан таныша. Болар һәммәсе аның әдәби иҗатында билгеле бер чагылыш таба. 1934 елда шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен үз эченә алган шактый зур җыентыгы (“Орденлы миллионнар”) басыла һәм шул ук елны “Стихи Мусы Джалиля” исеме белән сайланма шигырьләре беренче мәртәбә рус телендә чыга.

“Чирмешән-202” совхозына килгәч, Җәлил хуҗалыкның һәр тармагында югары оешканлык, тәртипне күреп гаҗәпләнә һәм шатлана. Совхозны 1931 елның августында Казанның 202 нче заводы үзенә ярдәмче хуҗалык итеп алган була. Эшли генә башлаган хуҗалыкка Куйбышев (хәзерге Спас) районының “КИМ” совхозыннан 20 баш сыер кайтарыла. Халыкның тырышлыгы, бердәмлеге совхозның киләчәге өметле булуын күрсәтә. “Чирмешән” бик тиз үсә, зурая, авыл хуҗалыгында уңышларга ирешә, алдынгылар сафына күтәрелә.

Чуаш Кичүе авылында шагыйрьне Камалия Нуретдиновага фатирга урнаштыралар. Муса Җәлил авылның табигатенә, Кече Чирмешән елгасының матурлыгына сокланган. Кич яшьләр янына чыгып, мандолина уйнаган. Ачык йөзле, аралашучан шагыйрьне авыл халкы үз иткән.

Районыбыздагы иҗади командировкадан Мәскәүгә кайткач, 1934 елның 17 октябрендә “Коммунист” газетасында Муса Җәлилнең “Ялгышлардан большевикларча сабак алырга” дигән мәкаләсе басылып чыга. Язмада ул совхозның икмәк тапшыру планын 20 сентябрьдә үтәве, ләкин урып-җыюда җитәкчелекнең оперативлыгы җитеп бетмәве турында бәян итә. Шагыйрьнең хыялы “Чирмешән” совхозы турында роман язу була. Сугыштан исән-сау кайта алган булса, бәлки районыбыз турындагы әсәр дөнья күргән булыр иде.

Үткән атнада  музейда Муса Җәлил истәлегенә “Онытылмас исем” дигән музыкаль кичә үткәрдек. Анда укытучылары Радия Хөсәенова белән бергә Чуаш Кичүе урта мәктәбе укучылары да катнашты. Алар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. Шагыйрь тормышына һәм иҗатына багышланган документаль фильм карадык, викторина үткәрдек.

Рамилә Галиева,

С.Лисенков исемендәге музей хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев