Әлки районының дүрт авыл җирлеге трактор сатып алырга планлаштыра
Районның дүрт авыл җирлеге откан грант акчасына трактор сатып алачак.
Салман, Иске Алпар, Чиябаш һәм Ташбилге авыл җирлекләре башкарма комитетлары тиздән җирлек ихтыяҗлары өчен яңа тракторлар сатып алачак. Бу хакта безгә җирлек башлыклары хәбәр итә. Авыл җирендә әлеге техника бик кирәк: кышын –урамнарны кардан чистарту, җәен – үлән чабу өчен. Бу җирлекләр быел республика конкурсында грант откан иделәр. Грант күләме 1,5 миллион сум тәшкил итә.
Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов билгеләп үткәнчә, гамәлдәге законнар нигезендә тракторлар электрон аукционда сатып алыначак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда 173 муниципалитет 1,5 миллион сумлык грантлар отты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев