Әлки районының Иске Алпар авылында яңа күпер төзелә
Иске Алпар авылының Тынычлык урамында плотина формасында күпер корыла.
Тынычлык урамы буенча күпер тузган, аның буенча хәрәкәт итү автомобильчеләр өчен генә түгел, җәяүлеләр өчен дә куркыныч булган. Авыл халкы бу мәсьәләне халык җыенында күтәргән, шәхси мөрәҗәгатьләр дә булган.
- Иске күперне сүттек, аның урынына плотина төзи башладык: су үткәрү торбасы урнаштырдык. Хәзер грунт китерәбез, юл тигезлисе генә кала, дип Иске Әлпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов хәбәр итте.
Бу эшне башкаруга җирле бюджеттан акча бүлеп бирелде, әмма иганәче ярдәменнән башка да булмады. Биектау районыннан якташыбыз Рәфгать Сәмигуллин туган авылы халкына булышудан бер генә тапкыр да баш тартмады, бу юлы да авылдашларының тормышын яхшыртырга ашыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев