Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районының Иске Тахтала авылында авыл көнен билгеләп үттеләр

Туган җирдән кубарылып чыгып китсә дә, туган авылын кайгыртып, аның тормышында актив катнашып яшәүчеләр бар. Иске Тахталада авыл көнендә мин шундый якташыбыз Виктор Беловка сокланып тордым.

Фоторепортаж

Иске Тахталада хәзер һәр елны авыл бәйрәме уздыралар. Бәйрәм булгач, аның мәшәкатьләре, чыгымнары да җитәрлек. Иске Салман җирлеге составына кергән әлеге торак пунктта авыл көне үткәрүне Виктор Белов башлап йөри. Шундый якташлар булганда җирлек башлыгы Фәнил Җәләлетдиновка да оештыру эшләрен башкару җиңел.

Әнә быел 21 июльдә узган Иске Тахтала авылы көненә Виктор Андреевич бер автобус артистлар төяп кайткан. Алар чуаш милли киемнәреннән авыл халкы алдында көне буе чыгыш ясадылар, халыкның күңелен күтәрделәр. Хәер, бәйрәмгә җыелучылар безнең үз артистларыбыз номерларын да бик ошаттылар, көчле алкышлар белән бәяләделәр. Людмила Емельшинаның рус һәм чуаш телләрендә башкарган җырларын, Любовь Борисованың биюләрен халык бигрәк җылы кабул итте.

Иске Тахтала авыл көнендә беренче генә катнашуым түгел. Биредә һәрчак бәйрәмгә бик җитди итеп, алдан ук зур әзерлек күрелә. Бу юлы да шулай булды. Клуб мөдире Валентина Барабанова авылның бүгенге тормышы турында кызыклы итеп сөйләде:

–Авылыбызда 107 йорт бар, анда 327 кеше яши. Бездә яшьләр бик күп, бары 68 кеше пенсия яшендә. Мәктәптә 40 укучы белем ала, 21 бала мәктәпкәчә яшьтә. Без тату бер гаилә булып яшибез. Иң мөһиме, авылыбызга кадәр асфальт юл салынды, барлык өйләрдә дә табигый газ яна. Бездә бигрәк тырыш, үҗәт халык яши, Иске Тахтала үз кешеләре белән горурлана ала,–ди Валентина Петровна.

Тахталылыларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Балакирев котлады. Ул һәркемгә сәламәтлек, имин тормыш теләде. Ә туган ягы өчен җан атучы Виктор Беловка “Әлки районының шәрәфле гражданы” исеме бирелү хакында игълан итте һәм якташыбызга шул хактагы таныклыкны тапшырды. Халык бу хәбәрне алкышлар белән каршылады.

Виктор Андреевич, дулкынлануын яшермичә:

–Мин һәрчак туган ягым турында кайгыртып яшәдем. Бу минем күңел халәтем инде. Райондагы һәр яңалыкка, күркәм үзгәрешкә ихластан сөенәм. Минем хезмәтемне шулай олылаган өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәтемне җиткерәм,–диде.

Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Фәнил Җәләлетдинов та  Иске Тахтала авылы халкы турында мактау сүзләре әйтте.

–Гомер-гомергә тахталылылар тырыш булдылар, җитеш, мул яшәделәр. Бу авыл механизаторлары районда гына түгел, республика бәйгеләрендә дә җиңүче булып танылалар. Биредә һәр елны яңа өйләр төзелә, булганнары яңартыла, каралты-куралар корыла. Авыл җирлеге тормшында да сез һәрчак актив, һәр башлангычны күтәреп аласыз. Бүгенге бәйрәмдә мин сезгә олы рәхмәтләремне һәм хөрмәтемне юллыйм,–диде җирлек башлыгы.

Авыл бәйрәмендә Иске Тахталаның иң өлкән кешесе Елена Карсаковага истәлекле бүләк тапшырылды. Әбекәйгә 92 яшь, ире Михаил Павлович белән матур гаиләдә биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

Авылда ел дәвамында өч гаилә төзелгән. Бу Артем һәм Светлана Калсановлар, Антон һәм Ксения Сидоровлар, Юлия һәм Роман Романовлар. Яшь парларга да изге теләкләр белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Быел дөньяга килгән бәләкәч Ульяна Ирдинкинаның әти-әнисен дә кызлары туу белән котладылар.

Саша Александров исә быел берүзе беренче сыйныфта белем алачак.  Аны  мәктәпкә баруы белән тәбрикләп, уку кирәк-яраклары тутырылган букча тапшырдылар.

Хәзер Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүче Станислав Беловны да искә алып алкышладылар, аның уңышлы хезмәт итеп, сау-сәламәт туган якка кайтуын теләделәр.

Быел авылда юбилейларын билгеләп үтүчеләр дә онытылмады. Менә аларның берничәсе: Е.М.Иванова, К.А. Аликова  85 яшьләрен тутырганнар, А.И.Смирнова, В.М.Абасев –80 яшьлек, В.А.Ферапонтов, В.В.Смирнова, В.М. Абасев 60 яшьлек  юбилейларын бәйрәм иткәннәр. Юбилярлар хөрмәтенә Әлмәт артистлары дәртле җыр башкардылар. Җыр-музыка астында халык та кыстатып тормады, мәйдан тутырып биеде. Егетләр исә ирекле көрәштә үз араларыннан иң көчлеләрне ачыкладылар.

Янәшәдә сәүдә нокталары эшләде, шашлык кызды, самоварлар кайнап торды. Иске Тахтала халкы көне буе туганнары, якташлары белән аралашып рәхәтләнеп бәйрәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/oD64IwLaYCc