Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Әхмәт мәктәбендә “Хәвефсезлек атнасы” үткәрделәр

.

Укучыларны гадәттән тыш хәлләргә, террорлык актларына һәм янгыннарга әзер булырга өйрәтү максатында Әхмәт төп мәктәбендә “Хәвефсезлек атнасы” үткәрелде. 
Барлык сыйныфларда әлеге темага әңгәмәләр һәм класс сәгатьләре үткәрдек. Шулай ук “Без хәвефсезлекне сайлыйбыз!”, “Саулыгым – хәвефсезлегем” дигән рәсем бәйгесе оештырдык. Атна азагында  Гражданнар оборонасының тарихына багышланган ачык дәрес уздырдык. Анда Юхмачы авылындагы янгынга каршы аерым пост начальнигы Андрей Клянин да катнашты һәм укучылар алдында чыгыш ясады. Ул балаларга гадәттән тыш хәл килеп туган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген тәфсилләп аңлатты. Әлеге белемнәрне тагын да ныгыту өчен, мәктәптә янгын яисә бүтән хәвеф-хәтәр янаганда эвакуация буенча тренинг та үткәрдек.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре Ринас Җиһаншин белән очрашу да укучылар өчен  файдалы булды. Инспектор районыбыз юлларындагы вәзгыять хакында сөйләде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан аварияләргә тукталды. Ул шулай ук юлда велосипедчылар, мотоциклчылар һәм җәяүлеләр үтәргә тиешле кагыйдәләр хакында үтемле итеп аңлатты, җәяүлеләргә караңгы сәгатьләрдә яктылык кайтаргычлар куллану зарурлыгын искәртте. 
Атналык барышында аеруча активлык күрсәткән балалар йомгаклау линейкасында грамоталар белән бүләкләнде.
Роза Хәйруллина, 
мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев