Әлки районының шәрәфле гражданы Рәис Хәйруллин бәхетен нәрсәдә күрә
Иске Салманда туып үскән Рәис Хәйруллин турында укучыларыбызга күптәннән сөйлисем килгән иде. Яңарак кына социаль челтәрләрнең берсендә ул бакчада көзен ниләр эшләргә кирәклеге хакында фоторәсемнәр белән язма урнаштырды. Кызыклы да иде аның язмасы, файдалы да. Мин Рәис абыйга: “Очрашасы, сөйләшеп аласы иде”,–дип шалтыраттым.
“Эшлә! диюче булмады”
Рәис Хәйруллин Лаеш районына кергән Каип авылында яши. Үзенчәлекле шәхес ул. Бигрәк тә һәвәскәр бакчачы буларак кызыксындыра мине якташыбыз.
Аның белән ике катлы иркен өендә очрашып сөйләштек. Бик тә туган ягын, авылын ярата торган кеше ул. Шулай булгач, 37 ел элек ник читкә китеп барган икән? Әңгәмәбезне әнә шул сораудан башладык.
–Мин “Путь к коммунизму” колхозында баш агроном булып эшли идем. Гаиләм бар, балалар әле кечкенә, үзем дә яшь. Яшәү шартлары начар. Балабыз авырып киткәч, хастаханәгә илтергә булдык. Юлда машинабыз батты, озак җәфаландык. Малай тагын өшеде. Мөгаен, бу очрак хәлиткеч этәргеч биргәндер, болай яшәп булмый, дип кубарылып китеп бардык. Калыгыз, диюче булмады. Ул елларда районда белгечләр күп, шуңадыр, кадерләре дә юк иде,–дип җавап бирде әңгәмәдәшем.
Рәис абыйның белеме дә, эш тәҗрибәсе дә була, чөнки егет башта Тәтеш техникумында, аннары Казан авыл хуҗалыгы институтында укып агроном белгечлеге ала. Шуның өстенә “Спутник”, “Труженик”, “Путь к коммунизму” хуҗалыкларында баш белгеч вазыйфаларын үти. Яңа урында – “Каип” совхозында аны баш агроном итеп билгелиләр.
Рәис Хәйруллинның районнан китүен белгәч, партия комитеты секретаре Нәҗип Бакиров Лаештагы коллегасына шалтыраткан, ул җиңел тормыш эзләп китте, кире кайтарыгыз безгә, дигән. Лаеш башлыгы: «Без аңа җиңел эш бирмәдек, киресенчә, иң авыр хәлдәге хуҗалыкка билгеләдек үзен»,–дип җавап бирә.
Чынлап та, “Каип” совхозы артта сөйрәлүче хуҗалык була. Баш агрономның оештыру сәләтен күреп район җитәкчеләре аны совхоз директоры итеп билгелиләр.
Әлкидән чыккан белгечләр республикада югары бәяләнә. Алар турында теләсә нинди җаваплы эшне ышанып тапшырырга мөмкин, дигән фикер бар. Рәис Хәйруллин да җиң сызганып эшкә керешә. Берничә елдан инде “Каип” совхозы күрсәткечләре тамырдан үзгәрә. Ул килгәнче бер баш сыер да булмаган хуҗалыкта мөгезле эре терлекләр саны 3 меңгә җитә. Өр-яңадан машина-трактор паркы, фермалар, азык утары төзелә, авыл урамнарына юллар салына, һәр йортка газ кертелә.
“Каип” совхозы биш авылны берләштерә. Шуларның өчесеннән балалар җәяүләп Каип мәктәбенә укырга йөри булган. Рәис Разак улы алар өчен автобус алдыруга ирешә. Хәзер генә ул балаларны күрше авыл мәктәбенә автобуста йөртү гадәти хәл. Ә 90 нчы елларда андый уңайлык авыл укучыларының төшенә дә кермәгән.
Җиде ел җитәкли Рәис Хәйруллин “Каип” совхозын. Шушы чорда хуҗалык алдынгылар исемлегеннән төшми, һәр яктан үрнәк була. Еш кына биредә тәҗрибә уртаклашу максатыннан район, республика семинарлары уздырыла. Шулай була бит, башкаларның уңышыннан кемдер көнләшә, күпсенә... Мондый мөнәсәбәткә алдынгы совхоз җитәкчесе дә тап була – район җитәкчелеге тарафыннан һәртөрле каныгулар башлана. Кирәкмәгән көрәш алып барып вакыт уздырганчы дип якташыбыз Питрәч районындагы «Шәле» колхозына рәис булып китә. Аны бирегә күптән чакырып торганнар икән.
Әмма заманалар үзгәрә, колхозларны тарату, җирләрен инвесторларга өләшү башлана. Боларны авыр кичерә Рәис абый. Һәм мөстәкыйль эшләргә карар бирә – фермер хуҗалыгы оештыра. Моның өстенә якташыбызны Казандагы төзелеш-ремонт идарәсенә җитәкче итеп чакыралар. Ул үзе өчен яңа булган тармакны җентекләп өйрәнә, уңышлы гына эшләп китә. Рәис абый җитәкләгән коллектив үзебездә генә түгел, читтә дә, шул исәптән Оренбургта эре объектлар төзи.
Үз эшен булдырган
2009 елда Рәис Разак улы шәхси төзелеш предприятиесе оештыра. Аның “Стройгазпроект” җәмгыяте газүткәргечләр төзү, предприятиеләрне, шәхси йортларны газлаштыру белән шөгыльләнә. Бу чорда Казан тирәсендә яңгырдан соң гөмбә үскән кебек котедж бистәләре калкып чыга, эшнең очы-кырые юк, тырыш кына.
Хәзерге вакытта бу предприятиедә ике дистә кеше хезмәт куя. Биредә чит илләрдә җитештерелгән куәтле техника эшли, аның ярдәмендә теләсә нинди катлаулы хезмәтне башкарырга мөмкин. Берничә ел элек җәмгыятьнең өч катлы яңа офисы төзелде, гаражлар, складлар барлыкка килде. Биредә кадрлар алмашыну дигән күренеш юк диярлек. Бер карасаң, Казан янәшәдә генә, үзеңә теләсә нинди җайлы эш сайлый аласың. Әмма Рәис Разак улы эшче-хезмәткәрләренең кадерен белә, югары бәяли. Кем инде шундый җитәкчедән китеп башка урын эзләсен?!
Кан да тарта, җан да
Соңгы дистә елда Рәис Хәйруллин безнең район, бигрәк тә туган авылы Иске Салман белән тыгыз элемтәдә яши. Үзе дә очрашкан саен Әлки ягы турында бары яхшы итеп кенә сөйли. Менә бу әңгәмәбез барышында да Базарлы Матакның елдан-ел матураюын, даими үсештә булуын, парклар барлыкка килүне, урамнарның чәчәккә күмелүен телгә алды, авыллардагы үзгәрешләргә ихластан сөенүен яшермәде.
Иске Салман дип җан атып яши ул! Җирлек белән Илал Җәләлетдинов җитәкчелек иткәндә зират коймаларын яңартырга килешәләр. Озак та үтми, бу эшне башкарып та куялар.
Һәр кайтуында зиратка кереп чыга Рәис абый, “Әти-әни шунда ята бит!” дип кабатлый ул еш кына.
Иске Салманда мәчет төзегәндә дә зур булышлык күрсәтә авылдашлары. Соңрак шул мәчеткә иркен янкорма төзетә. Хәзер биредә тәхәрәт алу, төрле чаралар үткәрү мөмкинлеге бар.
Абдул Салман белән Иске Салман арасындагы чишмә янында бик күптәннән корбан чалу, Коръән уку гадәте яшәп килгән. Илал Җәләлетдинов белән киңәшләшеп, Рәис абый шушы җирне төзекләндерүгә керешә: чишмә чистартыла, алкалар белән ныгытыла, өсте ябыла. Чишмәгә брусчатка түшәлгән сукмаклар сузыла, тирә-ягы тимер койма белән әйләндереп алына. Изгеләр каберлеге бар биредә, анда бару өчен инеш аша күпер салып куйганнар. Халыкта чишмәнең суы сихәтле дигән ышану яши. Кунакка кайтучылар чишмә суын шәһәргә күчтәнәч ясап алып китәләр. Су алырга дип районның башка авылларыннан килүчеләр дә аз түгел. Дөрес, кайчак биредә корбан чалуны, мәҗлесләр уздыруны гаеп итүчеләр дә очрый. Әмма әби-бабалардан калган бу гадәт онытылмый.
Изгеләр чишмәсе тирәсендә агачлар утыртылган. Алга таба биредә ышанычлы юл төзү турында уйланалар.
Менә күп еллар инде Иске Салманда авыл Сабантуйлары, авыл көннәре үткәрелә. Болары да Рәис Хәйруллин башлангычы. Бу як халкы көтеп ала әлеге бәйрәмнәрне. Чөнки туганнар, сабакташлар белән очрашып күрешү өчен менә дигән мөмкинлек бит бу.
Озак еллар җитәкче булып эшләгән әтисе Разак Хәйруллин истәлегенә теннис ярышлары оештыра ул, Иске Салман мәктәбенә даими булышып тора. Шушы киң күңеллелеге, ватанпәрвәрлеген исәпкә алып, аңа Әлки районының шәрәфле гражданины дигән мактаулы исем бирелде.
Бакчасында чикләвек, виноград үсә
Эшеннән кала Рәис Разак улы күптөрле нәрсәләр белән шөгыльләнә. Аучы да ул, оста балыкчы да. Өенең бер бүлмәсендә сунарчылык белән кулга төшергән экспонатлар саклый. Анда поши, бүре, төлке кебек җәнлекләрнең карачкылары, тиреләре бар. Чын аучы өе инде.
Тагын бер яраткн шөгыле – бакчачылык. Зур мәйданны алып торган бакчада нинди генә агач-куаклар үсми! Аларның һәркайсын фән кушканча тәрбияли, үстерә хуҗа. Өй янындагы ике теплицада кара көзгә чаклы эре помидор, борыч уңыш бирә. Кыяр да калышмый. Нинди генә тәмләткеч үләннәр юк! Кыш җиткәнче шатландыра алар хуҗаларны.
Бакчада әллә ничә сортлы алма, груша үсә. Слива, чия, абрикос, виноград куаклары җәй уртасыннан алып суыклар башланганчы уңыш бирә. Биредә хәтта әстерхан чикләвеге дә бар, урманныкын әйтмим дә инде. Рәт-рәт булып карлыган, крыжовник, кура җиләге куаклары тезелгән, шомырты да, балан-миләше дә үсә. Әлегәчә җир җиләге кызарып утыра. Күбебез болыннардан эзләгән мәтрүшкәне дә утыртканнар. Аны җәенә өч тапкыр җыеп киптерәләр икән.
Рәис абый бакчасында яшелчәсе дә, җиләк-җимеше дә хәйран уңыш бирә, ул аларны карый, тәрбияли белә. Әнә, тау кадәр итеп кочакка сыймаслык карбыз, кавын, кабак өеп куйганнар. Бик тәмлеләр, авызда эриләр.
Бакчасын карап йөргәндә Рәис абыйдан болай дип сорадым:
–Шулкадәр бакчаны ничек карап өлгерәсез?
–Мин бик иртә торам. Бакчада рәхәтләнеп эшлим. Иртән биредә алган зарядка көне буена күтәренке күңел белән эшләргә көч бирә, –диде ул.
Җылытыла торган теплицаларда чиләк-чиләк помидор кызара. “Уңышын нишләтәсез?”–дип тә кызыксынам.
–Хатыным Мөслимә эшкәртә аларны, күпләп банкалар каплый. Өч улыбыз бар, аларның гаиләләренә дә өләшәбез,–ди бакчачы.
Җиләк-җимешне киптерәләр, туңдырып куялар. Бакча җимешләреннән кайнаткан компотны күпләп кулланалар. Мин дә авыз иттем. Шикәр комы кушылмаса да, шулкадәр тәмле, хуш исле икән ул компот!
Ике сәгатьләп сөйләшеп тордык Рәис абый белән. Шул арада телефоны бер дә тынмады.
–Салкыннар башлана бит тиздән. Яңа өйләр хуҗалары тизрәк газ кертергә ашыга,–диде ул, телефонына ымлап.
Көненең һәр минуты эшкә багышланган Рәис Хәйруллинның. Ә бит яшь кеше түгел инде ул – февральдә 70 яшен тутыра. Аңа озак еллар шундый актив тормыш белән яшәвен телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев