Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районының Түбән Әлки авылында яшәүче Ринат Хәйретдинов Мәккәгә хаҗга китергә җыена

Изге урыннарга ул Татарстан Диния нәзарәте һәм республика хөкүмәте биргән юллама буенча барачак.

Ренатка 51 яшь. Хатыны Сәрия белән алар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Ренат 20 елдан артык инде дин юлында, ислам кануннары буенча яши. Казанның Кабан арты мәчетендә укыган.

Ренат Хайретдинов гомер буе авыл хуҗалыгында эшли. Ул бик оста эретеп ябыштыручы. Хәзер Әхмәттә Фәнис Бакиров крестҗян-фермер хуҗалыгында хезмәт куя.

Хаҗ кылу Ренатның иң зур хыялы булган. “Кызганыч, юлга дога кылып озатырга үземнең дә, хатынымның да әти-әниләребез исән түгел инде. Мин авылыбызның бер ак әбисенә сәдака биреп, юл догаларын укуын сорадым”,– ди ул. Алар 250 кешелек төркем белән 2 августа Казаннан Мәккәгә очачаклар. Алдарак хәбәр иткәнебезчә, районыбыздан хаҗга тагын ике кеше бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев