Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Түбән Әлморза авылында беренче тапкыр авыл бәйрәме үткәрелде

Түбән Әлморзада күп халык катнашында авыл көнен билгеләп үттеләр.

Анда читтә яшәүче байтак авылдашлары да  кайткан иде. Бәйрәмдә авылның уңган эшчәннәрен, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр. Иң өлкән кешеләр Вазыйх Әһлиуллинга һәм Нурҗиһан Хәмидуллинага, шулай ук күп бала тәрбияләүче Галәветдиновлар гаиләсенә бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмгә җыелган халыкны Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов һәм бу чараны оештыруда күп көч куйган Владимир Кузнецов тәбрикләделәр. Авыл көнен үткәрүдә финанс ярдәме күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләре әйтелде. Мондый бәйрәм бит Түбән Әлморзада әле беренче тапкыр узды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкына күңелле концерт күрсәттеләр. Авылдашлары Илсөяр Шәрапова да бик матур җыр башкарды. Ә Николай Майоров җәмәгате белән бергә җырладылар. Николай гармунда уйнап халыкны биетте дә. Сәүдә нокталары эшләп торды, уеннар, спорт ярышлары оештырылды.

Тантаналы өлештән соң тыл хезмәтчәннәре чәй табынына чакырылды. Кичен исә яшьләр өчен дискотека оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев