Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының ватерпол командалары ил күләмендә уңышлы чыгыш ясый

“Ләйсән” йөзү бассейнында тренер Александр Георгазде җитәкчелегендә шөгыльләнүче ватерполчы кызлар командасы Ленинград өлкәсенең Кириши шәһәрендә узасы Бөтенроссия ярышларына китәргә җыена.

Аңа кадәр “Актай” кызлар командасы 7 апрельдә Түбән Новгородта булачак Идел буе федераль округы ярышларында катнашачак. Ватерполчыларыбыз биредә Татарстан данын яклап үзләреннән олырак көндәшләре белән көч сынашачак.

“Актай” командасы Пензада 13 яшькә кадәрге ватерполчылар арасында узган россиякүләм ярышларда чыгыш ясаган иде. Анда кызлар дүртенче урын яуладылар.

Кызлар һәм малайлар командасы яңа гына Әстерханда узган “Алтын туп” турнирыннан кайттылар. Алар анда 12 команда арасында бишенче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев