Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки якташлык җәмгыяте мәктәп балаларына 30 комплект спорт костюмы бүләк итте

Әлки якташлык җәмгыяте “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында районыбыз балаларына 30 комплект спорт костюмы бүләк итте.

Әлеге хәйрия марафонына старт бирелүгә, якташларыбыз балаларны мәктәпкә әзерләргә ярдәм итү максатында акча җыя башлаганнар иде. Әлеге средстволарга аз керемле гаиләләрдә үсүче балалар өчен спорт костюмнары сатып алганнар. Якташлык җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева Россия флагы көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә спорт формаларының бер өлешен балаларга тапшырган иде. Районның 90 еллык юбилеена багышланган тантанада тагын җиде мәктәп укучысы депутат кулыннан якташлар бүләген кабул итеп алды.

Искә төшерик, коронавирус пандемиясе сәбәпле үзбикләнү чорында якташлар җәмгыяте районыбыздагы 105 балага ашамлык җыелмалары  тапшырган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев