Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки “йолдызлары” Чирмешәндә

15-16 мартта Чирмешән эшчеләр бистәсендә "Йолдызлык-Созвездие-2016" эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивале зона бәйгесе узды. Районыбыздан әлеге бәйгедә 60 бала катнашты. Алар сәхнәдә Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Алексеевск, Чирмешән, Спас, Чистай районнары вәкилләре белән сәнгатьтә ярыштылар. Беренче көнне, ягъни кичә, Чирмешән сәхнәсендә 700 дән артык яшь артист үз сәләтләрен күрсәтә....

15-16 мартта Чирмешән эшчеләр бистәсендә "Йолдызлык-Созвездие-2016" эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивале зона бәйгесе узды.

Районыбыздан әлеге бәйгедә 60 бала катнашты. Алар сәхнәдә Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Алексеевск, Чирмешән, Спас, Чистай районнары вәкилләре белән сәнгатьтә ярыштылар.

Беренче көнне, ягъни кичә, Чирмешән сәхнәсендә 700 дән артык яшь артист үз сәләтләрен күрсәтә. Жюри хөкеменә 162 концерт номеры тәкъдим ителә.

Бүген исә сайлап алу этабына узучыларның гала-концерты булды. Призлы урыннарны яулаучылар бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев