Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкиле Мансур Ганиев юбилеена яңа китап чыгарган

Абдул Салман авылында туып үскән туган як тарихын өйрәнүче, күп шәҗәрәләр авторы Мансур Ганиев яңарак кына  75 яшьлеген билгеләп үтте.

Үзенең юбилеена ул  “Мин шулай уйлыйм” дигән яңа китабын чыгарган. Мансур ага Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итә. Ул Әлки районының шәрәфле гражданы.

Типографиядә беренче нөсхәләре чыгуга, якташыбыз яңа китабын районга алып кайткан. Ул аларны редакциягә, район үзәк китапханәсенә, С.М.Лисенков исемендәге район музеена бүләк итеп калдырды. Сыйфатлы кәгазьгә басылган, затлы итеп эшләнгән шактый калын китапта публицистик язмалар, әңгәмәләр урын алган. Болар Мансур Ганиевнең яшәешебезне төрле яктан яктыртып, анда булган проблемаларны күтәреп язган мәкаләләре, һәвәскәр тарихчы буларак башкарган хезмәтләре. Китапта шулай ук авторның төрле елларда язылган шигырьләре дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев