Әлкилеләр игътибарына: җәяү йөрүнең сихәте зур
Җәяү йөрү – кешенең хәрәкәт активлыгының иң табигый һәм киң таралган ысулы.
Җәяү атлау безнең организмның күп төрле физиология процессларына уңай йогынты ясый.
Ул баш мие эшчәнлеген җайга сала, йөрәккә веналардан кан агымын көчәйтә, югары кан басымын төшерергә ярдәм итә, ә кан басымы түбән булганда, киресенчә, күтәрә. Саф һавада йөргәндә үпкәләр яхшырак сулый, барлык тукымаларга кислород килү яхшыра.
Җәяү йөрү матдәләр алмашуны яхшырта, нәтиҗәдә организм сыеклыкны күбрәк югалта, гәүдәнең артык авырлыгы кими. Йөрү шулай ук ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, гәүдә, аяк-куллар мускуллары ныгый. Бер үк вакытта җәяү йөрү организмны чыныктыруның иң гади чарасы да. Чамасын белеп йөрү йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр өчен аеруча файдалы. Физик нагрузкаларга күнекмәгән кешеләр – олылар һәм яшьләр өчен дә бу бик шифалы. Күңелендә уңай эмоцияләр булганда җәяү йөрү кешегә аеруча канәгатьлек бирә һәм организмга файда китерә.
Белгечләр һәр көнне 1-2 мәртәбә, аеруча йокыдан торгач һәм ашар алдыннан җәяү йөрергә киңәш итә. Ә йоклар алдыннан 15-20 минут тыныч кына йөреп керүнең шулай ук файдасы зур. Үзеңне ничек хис итүгә карап, җәяү йөрүне көн дә 20-100 метрга арттыра барырга кирәк. Әмма җәен бик эссе вакытта, шулай ук суык, җилле көннәрдә җәяү йөрү вакытын киметү мәслихәт.
Җәяү атлаганда гәүдәгезне дөрес тотыгыз, бөкрәймәгез. Шулай ук дөрес атлау да бик мөһим.
Көн саен 3 чакрым яисә 30 минут җәяү йөрсәгез, моның сәламәтлегегезгә файдасын тоймый калмассыз. Хәрәкәт ул – тормыш!
Венера Садыйкова,
район үзәк хастаханәсенең профилактика кабинеты шәфкать туташы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев