Әлкилеләр “Теләкләр чыршысы” акциясенә кушылды
Әлкилеләр дә “Теләкләр чыршысы” бөтенроссия акциясенә кушылды. Район оешмалары, предприятие-учреждениеләре җитәкчеләре, җирле депутатлар балаларның Кыш бабайга юллаган теләкләрен тормышка ашыралар.
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсеннән соң җитәкчеләр район мәдәният йортындагы чыршыга балалар язып элгән открыткаларны укып, андагы теләкләрне үтәргә алындылар.
Әнә Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина чыршыдан алган зәңгәр тышлы открытканы ачты.
- Бу гимназия укучысы Йосыф Аллабердин язган хат. Ул Кыш бабайдан чаңгы ботинкасы сораган. Йосыф бик әйбәт малай, алар гаиләдә дүрт бала. Әниләре сабыйларын ялгызы тәрбияли. Мин Йосыфның теләген бүген үк үтим – аңа ботинка белән бергә чаңгысын да бүләк итәм. Йосыфның алга таба да барлык теләкләре, күркәм хыяллары чынга ашсын иде, – ди Фәридә Госмановна.
Ә менә район урман хуҗалыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин чыршыдан алган открытка Базарлы Матакта яшәүче кызныкы булып чыкты. Ул Кыш бабайның Лего конструктор уены һәм матур блокнот бүләк итүен тели икән. “Баланың хыялын рәхәтләнеп үтим”, – ди Илсур Зәйнуллин.
Кыш бабайга юлланган хатлар арасында тимераяк, чана, рәсем буяулары, кул сәгате сорап язганнары да бар иде. Ә күп сабыйларның бәйрәм көннәрендә тәм-томнар аласы килә икән. Кыш бабай роленә кергән җитәкчеләр балаларның теләкләрен 31 декабрьгә чаклы үтәргә ышандыралар.
Яңа ел – хыяллар чынга ашар чак. Сабыйларны сөендерергә ашыгыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев