Әлкилеләр “Уен фест” фестиваленә кушылды
Район мәдәният хезмәткәрләре республикада беренче “Уен фест” фестиваленә кушылдылар.
Халыкларның традицион уеннарына багышланган әлеге фестиваль 1 августта старт алды. “Уен фест” – онытылып баручы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне торгызу, халык мәдәнияте, уеннар ярдәмендә балаларны үзара тере аралашуга җәлеп итү максатында оештырылган проект. Район мәдәният хезмәткәрләре балалар белән төрле кызыклы уеннар үткәрәләр һәм, аларны видеога төшереп, #уенфест хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштыралар. Әйтик, Югары Әлморза мәдәният йорты хезмәткәрләре малайлар-кызлар белән “Яулык салыш” уйнаганнар. Апаклылар балаларга “Ал кирәк, гөл кирәк”, ә Иске Кората клуб хезмәткәрләре “Азане” халык уеннарын өйрәткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев