Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр үзара салымны хуплады

24 гыйнварда, якшәмбе көнне, Әлки районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча референдум булды. Анда куелган сорауларга халык уңай җавап бирде. Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов белдерүенчә, тавыш бирү участокларының барысында да референдум закон кысаларында үткән. Тавыш бирүчеләр исемлегенә 15011 кеше кертелгән булса, шуларның 90,8 проценты референдумда...

24 гыйнварда, якшәмбе көнне, Әлки районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча референдум булды. Анда куелган сорауларга халык уңай җавап бирде.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов белдерүенчә, тавыш бирү участокларының барысында да референдум закон кысаларында үткән. Тавыш бирүчеләр исемлегенә 15011 кеше кертелгән булса, шуларның 90,8 проценты референдумда катнашкан. Референдум бюллетененә кертелгән, авылларда көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә үзара салым билгеләү хакындагы сорауларга тавыш бирүчеләрнең 93 проценты уңай җавап биргән.

Район сайлау комиссиясенә, прокуратурага тавыш бирү участокларында закон бозу очраклары турында бернинди хәбәр, дәгъвалар кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев