Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләргә язучы Фәния Хуҗахмәт “Дөнья барыбер матур” исемле яңа китабын тәгъдим итә

Әлкилеләрне яратып “якташларым” дип йөрүче журналист, язучы Фәния Хуҗахмәтнең “Дөнья барыбер матур” исемле китабы яңа гына басылып чыкты.

Фәния Хуҗахмәт  тумышы белән ут күршебез Нурлат районының Кычытканлы авылыннан. Аның исеме күпләргә “Татар мөселман календаре” аша да мәгълүм. “Дөнья барыбер матур” китабына авторның татар халкы, милләт, туган тел язмышы, ислам дине, әхлакый кыйммәтләр, әдәбият-сәнгать һәм олы шәхесләребез турында үткен фикерле, тирән эчтәлекле мәкалә-язмалары, иҗат портретлары, уйланулары тупланган. Алар соклану һәм сыкрану, күңел җылысы һәм рух яктылыгы белән өретелгән.Һәрвакыттагыча, Фәния Хуҗахмәт өр-яңа китабын беренчеләрдән булып “Әлки хәбәрләре” редакциясенә бүләк итте. 400 битле, өч мең тираж белән чыккан әлеге басманы бик күпләр акыл һәм гыйбрәт алып, кызыксынып укыр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев