Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрнең гозерләре игътибарсыз калдырылмый

Әлкилеләрдән кергән гозер һәм мөрәҗәгатьләрнең ничек үтәлүе турында район советының чираттагы утырышында әлеге советта “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлар фракциясе җитәкчесе Рәшит Билалов сөйләде.

 

Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау компаниясе кысаларында районда “Бердәм Россия” партиясенең күчмә кабул итү пункты эшләгән иде. Пункт күп кенә авылларда булып, әлкилеләрне кабул итте. Эш барышында районда яшәүчеләрдән 127 наказ алынды. Һәм бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калдырылмады.

Лия Мәрдегалләмова

 

Наказларның күбесе инде үтәлгән, әмма кайберләре алдагы ел планына кертелгән. Шуны әйтергә кирәк: авылдагы яшәүчеләр күтәргән мәсьәләләрнең күпчелеге урам юллары төзү һәм төзекләндерүгә кагыла. Шулай ук пенсиягә китү яшенә, “сугыш чоры балалары” статусына, пенсияләрне яңадан санатуга кагылган гаризалар да бар. Аларның барысы буенча да язма аңлатмалар бирелгән, мөрәҗәгать иткән һәркем белән җирле үзидарә органы депутаты элемтәгә кергән, гариза бирүченең алган җаваптан канәгатьме, түгелме икәнен тикшергән.

Кайбер мөрәҗәгатьләргә тукталып үтик. Базарлы Матакта яшәүче бер хатын-кыз Кыр урамында тротуар булмауга зарланган. Хәзерге вакытта 410 метр озынлыктагы җәяүлеләр юлы төзелеп куллануга тапшырылган инде.

Депутатлар адресына Темерязев, Көнбатыш, Филиппов урамнарында яшәүчеләрдән уртак мөрәҗәгать кергән булган. Алар чиста су белән тәэмин итүдәге җитешсезлекләргә зарланганнар. Бигрәк тә җәйләрен сусызлыктан тилмерәләр икән. Аларның наказын үтәп, “Чиста су” программасы буенча 2 миллион 440 мең сумга яңа су башнясы бастырып куелган.

Яшь гаиләләрдән кергән гозерне үтәп, узган елда Базарлы Матакның Афанасьев урамында 852 метрлы юл төзелгән, моңа 14 миллион 452 мең сум акча тотылган.

Түбән Әлки һәм Түбән Әлморза авылында яшәүчеләрнең клубларына җиһазлар һәм музыка кораллары алу турындагы гозерләре шулай ук үтәлгән. Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең физкультура укытучысы мөрәҗәгатенә җавап итеп 600 мең сумнан күбрәк акчага спорт инвентаре алынган. Болар – чаңгылар, утлар, шахматлар, көрәш һәи җиңел атлетика келәмнәре.

Түбән Әлки авылына өстәмә чүп контейнерлары кую кирәклеге турында авылының чисталыгын кайгыртучы өлкән яшьтәге абзый хәбәр иткән депутатларга. Кыска гына вакыт эчендә каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен авылда тагын 15 контейнер урнаштырганнар.

Авылларда яшәүчеләрнең яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү турындагы мөрәҗәгатьләре дә игътибарсыз калдырылмаган. Әмма, әлеге мәсьәлә буенча карар кабул иткәндә ФАП биналарының нинди хәлдә икәнлеге исәпкә алына.

Сайлаучылар наказларын үтәү йөзеннән Актай елгасы ярларын төзекләндерү эше башланды, карлар эреп беткәч аны дәвам итәчәкләр.

Юхмачы авылында яшәүче инвалид балалы ана шифаханәгә юллама сораган булган. Һәм менә күптән түгел ул “Санта” шифаханәсеннән кайткан, анда баласының сәламәтлеген ныгыткан.

Ләкин көн тәртибеннән төшеп калмаган мәсьәләләр дә бар әле. Аларны хәл итү күп акча сорый. Мәсәлән, Базарлы Матак-Чуаш Шәпкәсе юлын, Югары Әлкидә урам юлларын, Төгәлбәйдә күпер төзү, шулай ук Иске Тумба һәм Абдул Салман авылларына интернетны китереп җиткерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев