Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрне Казанда көтәләр

19 марттан алып апрель ахырына кадәр Казанда авыл хуҗалыгы товарлары сату буенча ярминкәләр узачак. Безнең район беренче язгы ярминкәне 26 мартта башкаланың Дәрвишләр бистәсендә үткәрәчәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев ярминкәдә теләге булган һәр кеше катнашсын иде, ди. Йортында җитештергән сөт, сөт ризыклары, кош-корт түшкәләре, йомырка, мөгезле эре терлек ите, яшелчә, балны кала халкына сатып кайтырга була. Ярминкәдә сәүдә урыны бушлай бирелә, юл чыгымнары кире кайтарыла.

Ярминкәләрдә район ике атнага бер катнаша. Барырга теләге булганнар авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев