Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрне “Минем нәсел шәҗәрәм” республика бәйгесендә катнашырга чакыралар

Татарстан архив эше дәүләт комитеты “Минем нәсел шәҗәрәм” бәйгесендә катнашырга чакыра.

Ул бу елның 20 мартыннан 30 апрельгә кадәр үткәрелә. Биш яшь төркемендә оештырылучы бәйгедә 1 дән 11 сыйныфка кадәр мәктәп балалары да, һөнәри уку йортларында белем алучылар да, олылар да катнаша ала. Җиңүчеләр һәр яшь төркемендә аерым билгеләнәчәк. Конкурста катнашучыларның (18 яшькә кадәрге) эшләре ике этапта каралачак. Беренче – муниципаль этап 15 апрельгә кадәр район архив бүлекләрендә, ә икенче – республика этабы 16-30 апрель дәвамында  үткәрелә. Конкурс эшләрендә документлар белән расланган мәгълүматлар гына түгел, гаилә тарихыннан теләсә нинди кызыклы фактлар да файдаланылырга мөмкин. 18 яшькә кадәрге дүрт төркемдә җиңүчеләрне мондый бүләкләр көтә: 1 нче урынга – планшет, 2 нче урынга – мобиль телефон, 3 нче урынга – электрон китап. 18 яшьтән өлкәнрәкләргә: 1 нче урынга – 50 мең сум, 2 нче урынга – 30 мең сум, 3 нче урынга – 20 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев