Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәттән җиңү белән кайттылар

Район каратэчылары 24 гыйнварда Әлмәт шәһәрендә узган ачык турнирда зур җиңүләр яуладылар. Россиянең каратэ киокусинкай федерациясе тарафыннан Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән ачык турнирда 240 спортчы катнашкан. Ярышларда 12-13 һәм 14-15 яшьлек егет һәм кызлар көч сынашкан. Әлеге турнир "Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән уза. Ул Россия герое А.А.Супопинскийга багышлана. Ярышларга, Татарстаннан тыш,...

Район каратэчылары 24 гыйнварда Әлмәт шәһәрендә узган ачык турнирда зур җиңүләр яуладылар.

Россиянең каратэ киокусинкай федерациясе тарафыннан Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән ачык турнирда 240 спортчы катнашкан. Ярышларда 12-13 һәм 14-15 яшьлек егет һәм кызлар көч сынашкан. Әлеге турнир "Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән уза. Ул Россия герое А.А.Супопинскийга багышлана. Ярышларга, Татарстаннан тыш, Башкортстаннан һәм Удмуртиядән көчле командалар килгән.

Районыбызның яшь спортчылары турнирда 12 призлы урын яулыйлар. Базарлы Матактан Ранис Сираев, Булат Борһанов, Камил Вафин беренче урыннарга ия булалар. Алмаз Шәйхетдинов (Базарлы Матак), Милана Варламова һәм Валерия Советникова (икесе дә Югары Матактан) - икенче урында. Данил Шәйхетдинов (Базарлы Матак), Виктория Советникова (Югары Матак), Валерия Филиппова (Түбән Колчурино), Мария Чернова (Хузангай), Лиана Гыйльмиева (Базарлы Матак) өченче урыннарны яулаганнар.

Базарные Матаки), Милана Варламова и Валерия Советникова (обе из Верхних Матак) заняли вторые места. Данил Шайхутдинов (Базарные Матаки), Виктория Советникова (Верхние Матаки), Валерия Филиппова (Нижнее Колчурино), Мария Чернова (Хузангаево), Лиана Гильмеева (Базарные Матаки) удостоены третьих мест.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев