Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар арасында муниципаль ярышлар узды

Балалар иҗат йортының спорт залында, Халыклар бердәмлеге елына багышлап һәм “Гаилә” милли проекты кысасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар арасында муниципаль ярышлар узды.

Күңелле гаилә эстафетасында район үзәгендәге дүрт балалар бакчасыннан 5 команда: “Көчлеләр” (“Салават күпере”), “Чаткы” һәм “Яшен” (“Каенкай”), “Барслар” (“Төремкәй”),  “Тиктормаслар” (“Ромашка") катнашты.

Эстафетаның һәр этабы кызыклы ярыш дәрте белән үтте, иң мөһиме – анда гаилә командаларының бердәмлеге сизелде, җанатарлар да бар күңелләре белән көч биреп торды.

 

Ярышта әти-әниләр сабыйлар белән бергә йөгерделәр, сикерделәр, эстафета таягын тизрәк тапшыру, командаларының җиңүе өчен бар көчләрен куйдылар.

 

 Киеренке көрәштән соң хөкемдарлар йомгак ясады: 3 нче урынны “Көчлеләр”, 2 нче урынны “Барслар” командасы яулады. Ярышларның абсолют җиңүчесе итеп “Ромашка” балалар бакчасыннан “Тиктормаслар” командасы билгеләнде.

Барлык катнашучыларга – истәлекле бүләкләр, җиңүчеләргә медальләр, грамоталар, кубок тапшырылды.

“Каенкай” балалар бакчасы мөдире Гөлназ Латыйпова ярыш турында болай диде:

 

– “Күңелле гаилә старты” дип исемләнгән муниципаль ярышларны үткәрү районыбызда яхшы гадәткә әйләнеп бара. Менә бүген дә Балалар иҗат йорты шат авазлардан яңгырап торды. Дүрт балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре үзләренә чын бәйрәм ясады. Зурлар һәм балаларның бәйгеләрдә ярышуын, бер-берсе өчен шатлануын күрү үзе үк күңелле. Шундый мохит тудыра алдык икән, куаныч бит.

 

Сабыйларның әти-әниләре дә хис-кичерешләре белән уртаклашты:

 

Айгөл Сәгыйрова:

– Бәйрәм өчен бик зур рәхмәт! Ел саен катнашабыз һәм һәрвакыт яхшы кәеф белән китәбез. Бүген дә бик күңелле булды. Оештыручыларга: “Афәрин!”, – дип әйтәсе килә.

 

Ирина Сәгыйрова:

– Балалар бакчасыннан берәр чарага чакыралар икән, без һәрвакыт шатланып катнашабыз. Бәйгеләрдән онытылмаслык тәэсирләр алабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев