Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Кәримов: «Балачактан авылга гашыйкмын»

“Кызыл Шәрык” җәмгыяте генераль директорының Кама аръягы зонасы буенча урынбасары Марат Кәримовка “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде.

 
“Мин үземне бик зур дәрәҗәле исемгә лаек булдым, дип саныйм. Билгеле, аның артында зур тырышлык, күп еллар дәвамында куелган көч яшеренгән. Һәм минеке генә дә түгел. Хезмәттәшләребез белән бергә уңышлы эшләү нәтиҗәсе ул. Әйткән сүземне тыңламасалар, үтәмәсәләр, мин үзем генә бернәрсәгә ирешә алмас идем. Җитәкчелергә дә рәхмәтлемен. Эшләгән эшеңне күрүләре, бәяләүләре, билгеле, күңелне сөендерә”, – диде Марат Рәшит улы, үзеннән бигрәк башкалар хезмәте күп куелуга басым ясарга тырышып.

Балачактан авылга гашыйк

Шунысы кызык: Марат Кәримов шәһәрдә туып-үскән, анда белем алган кеше. Аның әтисе Рәшит абый заводта металл кыручы булып эшләгән, әнисе Миңнегөл апа сәүдә өлкәсендә хезмәт иткән. Алар бүгенге көндә дә башкалабызда көн күрәләр икән. Ә менә авылда туып-үскән егет-кызлар ничек тә шәһәрдә урнашырга тырышкан чорда әлеге кала егетенең безнең районыбызда төпләнүенең сере бар икән. Иң мөһиме, аның тамырлары безнең яктан. Миңнегөл апаның әти-әнисе Иске Әнҗерә авылыннан. Марат абый үзенең бар балачак, яшүсмер елларының күп өлешен нәкъ менә шунда – дәү әтисе белән дәү әнисе янында үткәрә.
–     Яллар җиттеме, каникулмы, мөмкинлек булуга, авылга кайту ягын карый идем. Биредә мин хезмәтне яратырга өйрәндем. Авылның иркенлегенә, табигатенә гашыйк булдым. Хайваннарны яраттым. Аеруча туганыбыз, мал табибы Фердинанд абый Мәхмүтовның эшен күзәтергә ярата идем. Хезмәт юлымны терлекчелек тармагы белән бәйләвемә нәкъ менә ул этәргеч ясады да дип әйтә алам.
Авыл тормышын чын күңеленнән яраткан шәһәр егете югары белем алу өчен һич икеләнүсез Казан дәүләт ветеринария институтынын зооинженер факультетын сайлый. Укуны тәмамлагач исә, туп-туры авылга кайтырга ниятли. Югыйсә яхшы билгеләргә укып, дипломлы белгечкә аспирантурада белем алуны дәвам итәргә дә тәкъдим итәләр. “Авылда эшләп карамыйча, студентларга белем бирә алмыйм”, - дип кырт кисә кичәге студент. “Көймә якорьне кая сала, шунда кала инде ул”, – дип җавап бирә, тормыш җаен белгән тәҗрибәле уку йорты җитәкчесе.

Марат Кәримов улы Нияз (сулда) һәм Чуаш Кичүе мал табибы Руслан Нуруллин белән терлекчелек комплексында.            /Фото: шәхси архивтан

 

Хезмәт баскычыннан күтәрелгәндә...

Марат Рәшит улы хезмәт юлын 1995 елда Карамалы авылындагы “Кызыл Байрак” совхозында баш зоотехник буларак башлый.  
– Ул вакыттагы мал табибы Ришат Хәлиуллин остазым булды, практик эшкә ул өйрәтте. Аннары дәү әнием авырып киткәч, үз авылыма Әнҗерәгә “Мир” совхозына эшкә кайттым, анда төрле эшләрдә хезмәт итәргә – бригадир да, инженер да булырга туры килде. Аннары “Кызыл Шәрык” җәмгыяте оешкач, миңа Юхмачы терлекчелек комплексы буенча менеджер булырга тәкъдим иттеләр. Менә быел тагын да җаваплырак вазыйфага – Кама аръягындагы бар терлекчелек комплекслары буенча урынбасар итеп билгеләндем. Билгеле, янәшәмдә һәрвакыт яхшы киңәшчеләрем – Камил Хәйруллин, Мөдәррис Хәйретдинов, Рафаэль Зәйдуллин үз эшләренең осталары, белемле кешеләр булды, – диде әңгәмәдәшем, хезмәттәшләренә рәхмәт белдереп.

 “Тырыш кешегә эш бар”

Районыбызда Карга, Чуаш Кичүе, Чаллы, Юхмачы авылларында барлыгы дүрт терлекчелек комплексы булып, уртача алганда, ике дистәгә якын еллар дәвамында уңышлы гына эшләп килә.  Марат Рәшит улы алардагы эш барышына тукталып, болай диде:
– Мондый яңа эш алымнары, заманча технологияләр кулланылган комплекслар районыбызда, республикада гына түгел, хәтта ил күләмендә дә беренчеләрдән булып ачылды. Айрат Нәҗип улы Хайруллин: “Сезгә мөмкинлек бирдем, ничек эшлисез, анысы үзегездән тора. Тырышасыз икән, эшегез дә, акчагыз да булыр”, - диде. Чыннан да, бу шулай. Бүгенге көндә эш уңышлы гына бара. Быел елы да яхшы килде. Терлек азыгын – печәнен, саламын, силос, сенажын хәтта ике еллык дип әйтергә мөмкин әзерләдек. Бөртекне дә мул итеп жыеп алдык, – дип уңышлар белән сөенеп уртаклашты җитәкче.
Шулай да тармакта нинди борчулар бар соң, дигән сорауга исә, ул: “Иң авыры – кеше мәсьәләсе. Бар илдәге кебек үк, безнең төбәкнең авыл хуҗалыгы тармагына да белгечләр җитешми. Яшьләрнең бит авыл җирендә каласы килми, аларны шәһәр тормышы кызыктыра. Югыйсә үз җиреңдә яшим дигән кешегә эш тә, акча эшләргә мөмкинлек тә бар”, – дип җавап бирде.

Гаиләсе нигезе – әби-баба җире

Гаилә хәленә килгәндә, Марат Кәримов хезмәт юлын башлаган елны ук үз авылларындагы күрше кызы Тәнзилә белән өйләнешеп, тормыш юлын бергә үтә башлыйлар. Гаиләләре ишле: өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Марсель – энергетик, Казанның мотор-төзелеш заводында эшли. Уртанчы уллары Нияз әтисе юлыннан киткән, ул да - мал табибы. Безнең районда терлекчелек комплексында да эшләгән. Бүгенге көндә гаиләсе белән Югары Осланда яшәп, хезмәт белән көн күрәләр. Кызлары Зилә исә Казанда Банк мәктәбендә укый икән.  
Шуны әйтәсе килә: югары уку йорты җитәкчесенең яшь белгечкә әйткән сүзләре дөрескә чыга. Марат Кәримовның гаилә көймәсе якоре әби-бабасы төбәгенә тартып алынмаслык итеп тирәнгә салына. Шәһәрдән кайтып, берничә дистә ел районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче җитәкчегә  без исә алдагы хезмәт юлында да уңышлар телибез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев