Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәүләшә күлендә балыклар арта

Базарлы Матакта яшәүче Руслан Шәвәлиев берничә елдан бирле Мәүләшә буасын арендага алып эшчәнлек алып бара.

Ул буа тирәсен тәртипкә китерде. Балыкчы йорты салып куйды. Ә сулыкка күп төрле балыклар җибәрде.

Яз көне Руслан буага 10 мең 500 данә карп маймычлары алып кайтып җибәргән. Алар  3-4 елдан зур балык булачак икән. Әлегә исә ул балыкларга туклану өчен ашлык катнашмасы сатып алып суга сала. 

Русланны күпләр район үзәгендә, Әлки сулыкларында үскән балык сатып торганда күргәне бар. Үзебездә, чиста судан тотылган балык та тәмлерәк кебек шул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев