Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына Чыршы бәйрәме оештырылды

Яңа ел якынлаша. Яхшыга өметләнеп, могҗизага, хыял-өметләрнең чынга ашуына ышаныр чак җитә. Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына сәхнәләштерелгән программа күрсәтеп шатландырды.

Зур залда балаларны шарлар һәм гирляндалар белән бизәлгән урман гүзәле көтә иде инде. Гадәттәгечә, чара башланганчы, балаларга таныш түгел тирәлеккә ияләшергә бераз вакыт кирәк булды. Башта оялыбрак торсалар да, ярты сәгать тә үтмәде, алар шаярыша, көлешә, Балалар иҗат йорты “артистлары” һәм “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары әзерләгән сәхнәләштерелгән күренештә кызыксынып катнаша да башладылар. 
Балалар сихри әкият каһарманнары, гаҗәеп вакыйгалар шаһиты булдылар. Әкият каһарманнары, Кыш бабай, Кар кызы белән очраштылар һәм, билгеле, татлы бүләкләр алдылар. Балалар бик теләп җырладылар, биеделәр һәм рәхәтләнеп күңел ачтылар. 

Ул көнне кечкенә әлкилеләрне якынлашучы Яңа ел белән район башлыгы Александр Никошин һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова котладылар.  Балаларга алар могҗизаларга ышануны, зур хыяллар белән януны һәм узган елда бар күңелсезлекләрне дә калдырып, алга таба бары тик яхшы гамәлләр генә кылып яшәүне теләде. 

–     Сез чын Геройларның балалары. Ватан яклаучылары булган әтиләрегез белән горурланыгыз! Без дә алар белән горурланабыз! Сау-сәламәт булып үсегез, көчле булыгыз. Бәйрәм белән! – дип ассызыклады кунаклар. 

Яңа ел чыршысында 100 ләп бала булды. Оештыручылар әйтүенә караганда, мондый чаралар Яңа ел могҗизасына ышануга китерә, ә иң мөһиме, ул – бергәләшеп җыелу, бәйрәм кәефе тудыру мөмкинлеге. Безнең малай һәм кызлар әйләнә-тирәбездә алар турында кайгыртучы, яклаучы-саклаучы яхшы кешеләр күп булуын белергә тиеш. 

– Безнең балалар – бар яктан да булган! Акыллылар, шаяннар, спорт яратучылар. Мин дә сезгә сәламәт һәм көчле булып үсүегезне, бары тик “биш”ле билгеләренә генә укып, әти-әниләрегезне уңышларыгыз белән сөендерүегезне телим, – дип, җылы теләкләрен ирештерде Кыш бабай һәм Кар кызы. 
Әкияти мохиткә эләгү турында балалар гына түгел, зурлар да хыяллана. Мондый мизгелләрдә алар үзләренең балачакларына әйләнеп кайта. 

–     Миңа барысы да ошады, бик күңелле булды, күңелебез күтәрелде, кызык булды. Үзем дә бик теләп җырладым да, биедем дә, күңел дә ачтым, балачактагы Яңа ел чараларына әйләнеп кайткандай хис иттем, – дип, кичерешләре белән уртаклашты бер әни. 

Бәйрәмгә әнисе Эльмира белән килгән Даниэл: “Әтием минем эштә, Ул Ватанны саклый”, – диде. Әйе, Дмитрий Сафронов махсус хәрби операциядә катнаша. Даниэлның карт дәү әнисе Әлфия Гасанова да, күңелле мизгелләр бүләк иткәннәре, бүләкләр өчен, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен белдерде. 
 

Яңа елга багышланган бәйрәмдә махсус хәрби операциядә катнашучы – Базарлы Матактан булган Илнур Вафин да бар иде. Ул вакытлыча ялга кайткан. Ул һәркемгә дә тынычлык, балаларга исә ныклы сәламәтлек теләде. Илнур 28 декабрьдә әнисе Әлфия Талип кызының туган көне икәнлеген әйтте. “Кадерле әнием!  Авырма, арыган чакларың әзрәк булсын, үзеңне бәхетле хис итсәң иде. Һәр яңа туган көнгә шатланырлык сәбәпләр булсын. Без, һичшиксез, җиңү белән әйләнеп кайтырбыз!” – диде сугышчы.

Үтеп баручы ел халкыбызның шәфкатьле, миһербанлы, кеше хәленә керә белүчән, кирәк чакта ярдәм кулы суза алуын күрсәтте. Без башкалар кайгысына битараф калмавыбызны дәлилләдек. Бу ел безне барга канәгать калып, аның кадерен белергә, авыр чакта нык булырга һәм кыю адымнар ясарга өйрәтте. 
Халкыбыз махсус хәрби операциядә катнашкан, илнең милли мәнфәгатьләрен яклаган, аның куркынычсызлыгын саклаган һәркемгә рәхмәтле. Бар авырлыкларны да сабыр гына кичерә белгән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре ирештерәбез. 
Яңа елда, бар өметләребез дә акланып, күптән көтелгән тынычлык килсен иде! Һәм Яңа ел төнендә әйтелгән теләкләребез кабул булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев