Май бәрәмнәрендә безне нинди һава торышы көтә
Май башында кинәт кенә җылытып җибәрүне табигатьтәге тереклек тә тойды. Сандугачлар да өздереп сайрый башлады, агачлар яфракка бөреләнде, кыш буе ял иткән җирдә яшел чирәм төртеп чыкты. Бераз суытып җибәрсә дә, күңелдә - яз, кояш нурлары иркәли. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, алдагы дүрт көндә республикада...
Май башында кинәт кенә җылытып җибәрүне табигатьтәге тереклек тә тойды. Сандугачлар да өздереп сайрый башлады, агачлар яфракка бөреләнде, кыш буе ял иткән җирдә яшел чирәм төртеп чыкты. Бераз суытып җибәрсә дә, күңелдә - яз, кояш нурлары иркәли.
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, алдагы дүрт көндә республикада аязучан болытлы һава саклана. Саба, Кукмара якларында +14 +11 градус күзәтелә.
Башкалабыз Казанга килгәндә, бүген - 7 май көнне, аязучан болытлы һава, җил төньяк-көнбатыштан, секундына 6 метр тизлектә. Һаваның дымлылыгы 37 процент. Көндез Казанда +12 градус күзәтелә, төнлә +6 градус булачак. Якшәмбедән һава температурасы бер-ике градуска күтәрелергә тиеш.
7-10 майда җирнең магнит кыры тыныч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев