Медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Июнь аеның һәр өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Узган атна ахырында сәламәтлек сагында торучы барлык медицина хезмәткәрләре район мәдәният йортында тантанага чакырылганнар иде.
Иң элек зур экран аша медикларыбызның махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәмнәре хакында видеофильм белән таныштырдылар. Илебез иминлеге сагында торучы Әлки хәрбиләре баш табиб Светлана Одушкина җитәкчелегендәге коллективка фронт өчен бик кирәкле әйберләр җибәреп торганнары өчен видеомөрәҗәгать аша ихлас рәхмәтләр җиткерделәр.
Медицина хезмәткәрләре хакында барлык әлкилеләр исеменнән тантананы алып баручы Гөлия Яруллина бик җылы теләкләр җиткерде. Аннан ул котлау өчен сүзне район башлыгы Александр Никошинга бирде.
– Әлки җирендә яшәүче һәр кешенең сезгә йомышы төшмичә калмагандыр. Шуңа да сезнең хезмәтне бәяләп бетергесез җаваплы һәм бик кирәкле дип атар идем. Мин коронавирус эпидемиясе чорын искә аласым килә. Башта бит вакцина да юк иде. Сез беренчеләрдән булып авыруларны кабул итә башладыгыз. Нәтиҗәдә, чирне җиңеп чигенергә ирештегез. Районда барлык зур чаралар да сезнең катнашыгызда үтә. Чөнки кеше сәламәтлеге безнең өчен иң беренче урында. Сезнең бәйрәм дә, ял да юк. Тәүлек әйләнәсе хезмәттә. Бигрәк тә гадәттән тыш хәлләр туганда, сез беренчеләрдән булып ярдәм итәргә ашыгасыз. Рәхмәт сезгә намуслы хезмәтегез өчен, халык сәламәтлеген кайгыртып яшәгәнегез өчен! – диде район җитәкчесе.
Александр Никошин иң тырыш, һөнәрләрнең остасы булган медицина хезмәткәрләренә Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Теләкләргә район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина да кушылды.
– Без быел һөнәри бәйрәмебезне беренче тапкыр зур залда – район мәдәният йортында үткәрәбез. Безнең коллектив бик көчле белгечләрдән тора. Һәр хезмәткәр үзенең эшен намус белән, бар осталыгын куеп эшләргә тырыша. Безгә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, рәхимлелек сыйфатлар бик хас. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сез пациентлар янына ярдәм итәргә ашыгасыз. Хезмәтегез авыр һәм хөрмәтле. Һәркайсыгызны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Тынгысыз көннәрегез азрак булсын, халык рәхмәтен күбрәк ишетеп сәламәт булып хезмәт итсәгез иде. Гаиләгезгә бәхет, сезгә күңел күтәренкелеге телим, – диде Светлана Викторовна.
Баш табиб үзәк хастаханә исеменнән берничә медицина хезмәткәрләренә Почет грамоталарын тапшырды.
Район башкарма комитеты исеменнән аның җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова чыгыш ясады:
– Без туганнан алып, соңгы көннәргә кадәр сезнең ярдәмегезгә таянырга мохтаҗбыз. Рәхмәт сезгә һөнәрегезгә тугры булып эчкерсез хезмәт иткәнегез өчен. Соңгы елларда район җитәкчелеге медицина хезмәткәрләре яхшы шартларда эшләсен, район халкы әйбәт дәва алсын өчен күп нәрсәләр эшли. Һәр елны яңа ФАПлар төзелә, медицина биналарына затлы ремонтлар ямала. Халык сәламәтлеге сагында башкарган хезмәтегез мәрхәмәтлелек белән үзегезгә әйләнеп кайтсын, – диде ул.
Ул башкарма комитет исеменнән бүләкләр тапшырды.
Залда утырган медицина хезмәткәрләренә район мәдәният йорты коллективы бик эчтәлекле бәйрәм концерты бүләк иттеләр. Ак халатлы, шәфкатьле һөнәр ияләренә киләчәктә тынгысыз көннәре азрак булсын дип телик. Иң мөйиме: халык ышанчылы ярдәмчеләре янында булуын тоеп, ышанып яшәсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев