Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләү билгеләде

РФ хөкүмәте 2023 елның 1 гыйнварыннан медицина хезмәткәрләренең аерым бер категероияләренә махсус социаль түләү билгеләде.

Ярдәм итүнең яңа төре сәламәтлек саклау тармагының, районның үзәк, район һәм участок хастаханәләренең беренче звено медицина хезмәткәрләренә, шулай ук станциядә һәм ашыгыч ярдәм бүлекләрендә эшләүчеләргә каралган.  Шул ук вакытта медицина оешмасы дәүләтнеке булырга яисә сәламәтлек саклау тармагының муниципаль системасына карарга һәм мәҗбүри медицина иминиятләштерүенең төбәк яисә база программаларында катнашырга тиеш. 
–    Түләү күләме  медицина хезмәткәренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә бәйле рәвештә, 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.  
Календарь айга социаль түләү хезмәткәрнең килешүдә каралган эш бурычларын үтәвеннән, шулай ук билгеле бер айдагы эш көннәре өчен эш вакыты исәбе табеле буенча гомуми эшләнелгән сәгатьләрдән чыгып исәпләнәчәк. Эшләнелгән сәгатьләр айның унынчы өлешен артуга таба түгәрәкләп алынып каралачак. 
Медицина хезмәткәрләренә яңа түләүне алу өчен бернәрсә дә эшләргә кирәкми – акча медицина оешмасы биргән мәгълүматларга карап, үзеннән-үзе күчәчәк. Һәр ай нәтиҗәләре буенча медицина оешмалары түләүне алырга хокукы булган хезмәткәрләрнең электрон реестрын төзергә һәм ул мәгълүматны Социаль фонда юлларга тиеш.
Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында әлеге социаль түләү 2023 елның I кварталында медицина хезмәткәренә билгеләнмәсә, ул аны алырга хокук биргән көннән  тулысынча 2023 елның II кварталында түләнәчәк, – дип сөйләде Әлки районының социаль фонд бүлеге җитәкчесе Рәис Галләмов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев