Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгълүмат чаралары Россиянең күп төбәкләрендә грипп таралу хакында хәбәр итә

Район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина белдерүенчә, бездә бүгенгә грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән. Сулыш юллары вируслы чирләре белән авыручылар саны да эпидемиология чигеннән артмый, ул узган елның шушы чорына караганда 13 процентка азрак та. Шулай да кичекмәстән грипптан саклану, иммунитетны ныгыту чараларын күрергә кирәк, ди табиб....

Район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина белдерүенчә, бездә бүгенгә грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән.

Сулыш юллары вируслы чирләре белән авыручылар саны да эпидемиология чигеннән артмый, ул узган елның шушы чорына караганда 13 процентка азрак та. Шулай да кичекмәстән грипптан саклану, иммунитетны ныгыту чараларын күрергә кирәк, ди табиб. Грипп ише мәкерле һәм йогышлы чирне булдырмауның ышанычлы бер юлы - прививка ясату. Районыбызда 5570 кеше узган ел азагында гриппка каршы вакцинацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев