Мич ут-күзгә сәбәпче булмасын
Быелгы октябрь җылы көннәре белән исне китәрә. Халык матур көннәргә кинәнеп, йорт-җирдәге көзге эшләрен башкарып калырга ашыга.
Алай да көз үзенекен итәр, салкыннар да озак көттермәс инде. Хәер, ягу сезоны инде байтактан башланды. Районда өйләрен мич ягып җылытучылар бар. Мунчаларга да нигездә утын ягыла. Әлки һәм Спас районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Радис Инсапов мич белән җылытыла торган өйләрдә һәм фатирларда янгын хәвефсезлеге таләпләрен төгәл үтәү зарурлыгын искәртә. Мичләрне салганда да, файдаланганда да бу кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәү бик мөһим. Янгыннар күбесенчә мичләрне артык кызганчы ягу, мич стенасында ярыклар барлыкка килү, шулай ук мич кабызганда тиз янып китә торган һәм ягулык сыекчалары куллану, ялкынлы күмерләрнең идәнгә төшүе аркасында килеп чыга, ди Радис Инсапов.
Һава бик салкынайтып җибәргәндә, җилле көннәрдә еш кына өстәмә җылыту җайланмалары – плитәләр, электр җылыткычлары, ә кайвакыт аларның кулдан ясалганнарын файдаланучылар бар. Болар шулай ук ут чыгуга китерергә мөмкин. Ә янгында кешеләр зыян күрә, үлем очраклары да була.
Узган ел районда мичләрнең төзексезлеге һәм аларны кулланганда тиешле таләпләрне үтәмәү аркасында 8 янгын чыккан. Быел исә шул сәбәпле 5 янгын очрагы теркәлгән.
Мондый фаҗигаләр булмасын өчен янгын хәвефсезлегенең элементар кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк.
Ягу сезоны башланыр алдыннан һәр кеше, шулай ук оешмалар җитәкчеләре мичләрнең, котельняларның, җылылык генераторларының һәм калорифер җайланмаларының, шулай ук бүтән ягу приборлары һәм системаларының төзеклеген тикшерергә, кирәк икән, ремонт үткәрергә тиешләр.
Мичләр һәм бүтән ягу приборлары янып китүчән конструкцияләрдән нормада каралганча ераклыкта булырга тиеш. Ә мич алдындагы агач идәндә калай булу зарур. Янгын хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирми торган тимер мичләрне урнаштыру бөтенләй тыела.
Яга торган мичне файдаланганда аны караучысыз калдыру, шулай ук моны кечкеә балаларга тапшыру тыела. Мич алдындагы калайда ягулык, башка янучан материаллар булмаска тиеш. Мичне кабызу өчен бензин, керосин һәм башка тиз кабынучан сыеклыклар куллану ярамый. Мичне каты кыздырып якмагыз, төтен юллыклары сыйфатында вентиляция һәм газ каналларын файдаланмагыз.
Электр белән җылыту приборларын кулланганда электр чыбыкларының һәм кабельләренең зарарланмаган булуына инаныгыз. Розеткалар, рубильниклар шулай ук төзек булсын.
Котельняларны һәм бүтән җылылык бирүче җайланмаларны эксплуатацияләгәндә бу эш белән бары тик махсус укыган һәм тиешле квалификация таныклыклары булган кешеләр генә шөгыльләнергә тиеш.
Каты ягулык белән эшләүче котельняларның төтен чыгаручы торбалары очкын сүндергечләр белән җиһазланган булсын һәм корымнан чистартылып торсын.
Ягу сезонында катлаулы булмаган бу таләпләрнең төгәл үтәлүе янгын бәла-казаларын булдырмаска мөмкинлек бирер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев