Мәксут Фәйздрахманов: “Аллаһы Тәгалә миңа озын гомерне иртә үлгән туганнарым өчен дә биргәндер”
Бу көннәрдә Төгәлбәй авылында туып үскән, шунда яшәгән Мәксут ага Фәйздрахманов үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәне туганнарыннан һәм якыннарыннан, авылдашларыннан һәм район җитәкчелегеннән күпсанлы котлаулар кабул итте.
Ә Россия Президенты Владимир Путин җибәргән телеграммада исә менә мондый юллар булган: “Хөрмәтле Мәксут Фәйзрахманович! Чын күңелдән сезне юбилеегыз белән котлыйм. Сезнең буынга Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын, сугыш арты чорының авырлыкларын кичерергә туры килгән. Әмма Сез һәм иптәшләрегез чыдаган, явыз дошманны җиңгән, җимерелгән илебезне торгызган. Сезнең тормыш һәм хезмәт юлыгыз, Туган илебезне яратуыгыз, хак хезмәткә ышанычыгыз яшьләргә, безнең барыбызга да һәрвакыт үрнәк булып хезмәт итәчәк. Сезгә сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телим”.
Мәксутнең әтисе сугышның беренче көннәрендә фронтка киткәндә аңа нибары 9 яшь була. Әнисе Мәйсүфә алты бала белән ялгыз кала, Мәксуты – иң олысы.
–1942 елның мартында әтиебезнең Ленинград янындагы сугышларда хәбәрсез югалуы турында хат алдык. Әни аны гомеренең соңгы көннәренә кадәр көтте, үлгәненә ышанмады. Хәтерлим әле, озаклап тәрәз каршында басып тора, еракка карап, яшьле күзләрен сөртә иде ул,– дип искә төшерә Мәксут ага.
Сугыш чорында Мәксут үсмер бала булып, ат җигеп эшли – кырда хезмәт куючы хатыннарга, картларга су ташый ул.
–Буем кечкенә иде. Үзегез аңлыйсыз, ашаган ризыгыбыз да алабута белән черек бәрәңге булды. Зуррак малайлар ат җигәргә булыша иделәр, чөнки үземнең генә хәлдән килми. Әни белән “уфалла” арбасына җигелеп салам, печән, кайчак утын ташый идек. Мин тырышам, арттан да этәм, хәлдән килгәнчә үзем дә җигеләм. Ул чи утыннарның авырлыгын хәзер дә хәтерлим әле,–дип сөйли ветеран. Авыр истәлекләрдән күзләренә яшьләр килә.
Бераз тынычлангач, ул хикәясен дәвам итә:
–Бервакыт безгә, һәлак булган солдат гаиләсенә, бәрәңге бүлеп бирделәр. Аны кырдан җыйганнар инде, әмма сайлап капчыкларга тутырырга һәм Иске Матактан өйгә алып кайтырга кирәк. Китте әни һәм көнендә өлгермичә анда кунып калды. Ә кайткан җиренә күкрәк баласы энем Харис үлгән иде инде. Әнием бик озак елады, үзен битәрләде, улы ачтан үлгән дип санады,–дип сөйли Мәксуд Фәйздрахман улы. Һәм өстәп куя: 88 яше тулганчы бакчасын тутырып бәрәңге утырткан ул. Кирәк өчен түгел, сугыш елларында аның ничек кыйммәткә төшүен хәтерендә саклап утырткан. Сугыш елларында ачлыктан һәм авырудан тагын бер энесе үлгән бит аның.
–Мөгаен, Аллаһы Тәгалә миңа шушы гөнаһсыз балалар гомерен дә өстәп биргәндер,–дип нәтиҗә ясый бабай.
Сугыш чоры авырлыкларын ныгып бетмәгән җилкәләрендә кичергән егет Белоруссиядә өч ел армия сафларында хезмәт итә. Туган авылына әйләнеп кайткач, ике айлык курсларда укый һәм тракторда эшли. Лаеклы ялга чыкканчы Мәксут ага ДТ-75 тракторында хезмәт куя, күп тапкыр социалистик ярыш алдынгысы була. Кызы Мәдинә Хөсәенова әтиләре белән һәрчак горурлануларын исенә төшерә. Чөнки аның тракторында Кызыл Байрак җилфердәгән бит. Ә андый байракны алдынгыларга гына бирә булганнар.
Мәксут абыйның нәселдән килгән аерынкы бер һөнәре дә бар икән.
–Минем бабай агач чиләк төпләрен бик оста ямый, чаналар, арбалар ясый белгән. Район үзәгендә балалар иҗаты йортында эшләүче, агач эшләре остасы буларак дан тоткан Ильяс Идиятуллин минем туганым бит,–дип горурланып сөйли бабай.
Бабасы осталыгы серләренә өйрәнгәч, Мәксут абый озын кышкы кичләрдә тәрәз рамнары, ишекләр, өстәл-урындыклар ясый... Ул әле бишекләр дә ясый белә икән! Үзе кебек уңган, сабыр авылдаш кыз Фәридә белән 1957 елда кушылып гаилә кора, яңа өй сала. Яшьләрне шатландырып бер-бер артлы балалары туа.
Алары тормышта үз юлларын тапканнар. Олы кызлары Гөлгенә Казан сөт комбинатында 42 ел эшләп, “Намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. Кызлары Мәдинә (хәзерге вакытта Мәксуд ага аның гаиләсендә яши) бөтен гомерен балаларга рус телен укытуга багышлаган, “ТР мәгарифендәге хезмәтләре өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Улы Рамазан заманында Кошки мәктәбен җитәкләгән, хәзер Лаеш районында яши.
Шунысын әйтик: ветеран быел гына әле Каргага күченгән, анысы да табиблар кушканга гына. Яше бара бит, кан басымы да әледән-әле күтәрелеп куя.
–Әтиебез тиктормас кеше. Күрми калсаң, йортка чыгып иң зур көрәкне ала да кар көри,–дип сөйли бабасы турында кияве Фәрит Хөсәенов. Ә хатыны Мәдинә өстәп куя:
–Әтиебез әле дә күзлексез гәзит укый, телевизордан яңалыклар белән таныша, биш намазын калдырмый. Баллы әйберләрне, камыр ризыкларын ярата.
Бабайның тормыш иптәше җиде ел элек онкологик авырудан үлгән.
–Операциядән соң хатыным белән икебезне Каргага алып килделәр. Аны карарга кирәк иде бит. Бер кичтә өйдән чыгып китте дә югалды. Карга халкына рәхмәтем бик зур: барысы да Фәридәмне эзләргә чыктылар. Бер уйласаң, кем инде ул аларга, ят бер карчык. Инде исән килеш табыласына өметебез өзелгәндә җирлек башлыгы Рамил Минһаҗев аны елга буенда күргән, җайлап кына өйгә алып кайтты. Операциясе аркасында шулай булды, озак яшәмәде мескенем,–дип сөйли әңгәмәдәшем.
Һәркөнне намаз укыганда Мәксуд бабай Аллаһыга дога кыла, тормыштан иртә киткән әтисен, энеләрен искә ала, аның кебек меңәрләгән балаларның сабый чорын көйдергән, шатлыктан, тыныч күк йөзеннән, имин тормыштан мәхрүм иткән сугышка ләгънәт укый ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев