Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мобилизацияләнгән Әлки районы егетләренә УАЗ автомобильләре тапшырылды

Сугышчан хәрәктәләре ветераннарының район оешмасы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов яңарак кына Ростов на Дону якларында булып кайтты.

Ул әлки җиреннән мобилизацияләнгән егетләргә ике УАЗ автомобиле тапшырды.
Рөстәм Солтан улы әйтүенә караганда, әлеге УАЗларны алуда районга якташыбыз, Татарстан  Республикасы Челтәрләр компаниясе генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов булышкан.
Машиналарны прицеплы ике КамАЗга төяп алып барганнар. Бер уңайдан йөк машиналарына хәрби палаткаларга идәннәр җәю өчен, такталар төяп барганнар. Шулай ук, Әлки егетләренә генераторлар, тимердән эретеп ясалган мичләр, җылы кием-салым, азык-төлек тапшырганнар.
Әлеге гуманитар ярдәмне туплау һәм озаутда район җитәкчеләре, “Алексеевскдорстрой”дан Фоат Вәлиев, “Хузангай” җәмгыять җитәкчесе Евгений Чугунов, якташ эшмәкәрләр Рамил Исмәгыйлев һәм Рамил Фәхретдиновлар олы булышлык күрсәткәннәр.
Әлки җиреннән мобилизацияләнгән егетләребезне Яңа еллар белән тәбрикләп: “Без бергә, без бердәм” диясе килә. Яңа елда сау-сәламәт күрешергә насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев