Музыкантларыбызга рәхмәт белдерәләр
"Әфганнан Чечняга кадәр" вокаль-инструменталь ансамбле Яр Чаллы шәһәренең сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар оештыру комитеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Район мәдәният йорты каршында эшләүче, районыбызда гына түгел, бүтән төбәкләрдә дә популярлык казанган "Әфганнан Чечняга кадәр" ансамбле Чаллыда Әфганстан сугышы һәм бүтән локаль конфликтлар ветераннары һәм инвалидлары өчен тернәкләндерү үзәге ачылуның 20 еллыгына...
"Әфганнан Чечняга кадәр" вокаль-инструменталь ансамбле Яр Чаллы шәһәренең сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар оештыру комитеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Район мәдәният йорты каршында эшләүче, районыбызда гына түгел, бүтән төбәкләрдә дә популярлык казанган "Әфганнан Чечняга кадәр" ансамбле Чаллыда Әфганстан сугышы һәм бүтән локаль конфликтлар ветераннары һәм инвалидлары өчен тернәкләндерү үзәге ачылуның 20 еллыгына багышланган концертта катнашкан. Аларның чыгышын бик ошатканнар. Рәхмәтләр әйтеп, кабат килүләрен сорап калганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев