Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең бер төркем укучылары Казан шәһәрендә булып кайттылар
Укучылар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Син бит минем бергенәм» спектаклен карадылар.
Әсәрнең авторы - күренекле якташыбыз Исламия Мәхмүтова. Драмада күтәрелгән төп поблема - бүгенге көндә дә бик актуаль булган сугыш һәм аның кешеләргә китергән коточкыч фаҗигасе. Спектакльне укучылар зур кызыксыну белән карадылар, соңыннан әсәр буенча фикер уртаклаштылар. Укучылар, аларның укытучылары, әти-әниләре исеменнән, чараны оештырырга мөмкинлекләр тудырган өчен, гимназия директоры Фәридә Госмановнага рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев