Нәби Дәүли исемендәге гимназия егетләре баскетбол буенча Әлки районы беренчелегендә җиңде
«Алинә» универсаль спорт залында 2003-2007 елгы егетләр арасында баскетбол буенча район турниры узды.
Ярышларда 6 команда катнашты. Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары иң яхшылар дип табылды. Базарлы Матак урта мәктәбе баскетболчылары көмеш медаль яулады. Мактаулы өченче урынны Иске Матак урта мәктәбе укучылары алды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчыларны билгеләделәр. Алар - Илназ Хәмидуллин, Айрат Усманов һәм Артем Тукмаков. Егетләрне һәм аларның тренерларын котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев