Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнием Таисия Смышляева белән таныштырасым килә

Әнием Таисия  Смышляева хакында сөйлисем килә. Ул Борискино авылында Степан һәм Прасковья Токтаревларның күп балалы гаиләсендә туып үсә.

 Тик әнием әтисен бер мәртәбә дә күрми, бабай Бөек Ватан сугышында  хәбәрсез югала. Балачагы рәхимсез сугыш елларына туры килгән әнием михнәтне күп күрә. Ул чакта кичергәннәрен сөйләп кенә бетерерлек түгел. 
Авыл мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлагач та алга таба укырга теләге зур була әнинең. Әмма уку насыйп булмый, әнисенә булышырга дип эшли башлый кыз. Ул кирпеч заводында, аннан соң пекарняда хезмәт куя. Эшчән, тырыш була. 
Тиздән ул авыл егете Федор Смышляевка кияүгә чыга. Бергә эшлиләр, бергәләп беренче өйләрен салалар, хуҗалык алып баралар. Беренче еллардан ук сыер да, дуңгызлар да, казлар һәм тавыклар да асрый алар. Балаларын да хезмәт сөючән, максатчан, игелекле кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштылар алар, һәркайсыбызга төпле белем алырга булыштылар. Без барыбыз да югары уку йортлары тәмамладык – абыем Андрей Мәскәүдә Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясендә, апам Зинаида белән мин Казан педагогика институтында укыдык. Әти-әниләребез үзләре дә хезмәт алдынгылары булды, коллективта аларны бик ихтирам итәләр иде. Лаеклы хезмәте өчен  әти берничә тапкыр Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 
Без балаларын башлы-күзле иткәч, әни кияве Викторны да, килене Викторинаны да үз балаларыдай яратты. Хәзер инде ул оныкларының гына түгел, оныкчыкларының да сөекле дәү әнисе. 
Әни тату зур гаиләсе белән чын-чынлап горурлана. Шулай булмыйча, без барыбыз да тормышта үз урыныбызны таптык. Һәммәбез туган районыбызда хезмәт куябыз. Оныклары Владислав һәм Руслан, армиядә бик әйбәт хезмәт итеп, хәзер Казанда эшлиләр, Екатерина балалар тәрбияли. 
Әниебезне, дәү әниебезне без бик яратабыз, аның турында гел кайгыртып торабыз. Әнинең өендә һәрчак тәртип, чисталык, кунакчыллык мохите. Ул бик тәмле пешерә, ә бәлешләре, коймаклары телеңне йотарлык. Кешеләр белән аралашырга бик ярата ул, аңа киңәш, ярдәм сорап килүчеләр дә байтак. 
Сигезенче дистәне түгәрәкләп килсә дә, әни картлыкка бирешми. Ул беркайчан күңелен төшерми, гап-гади әйберләргә сөенә, булганына шөкер итә белә. Эшсез утырганын күрмәссең. Кышын тегә, бәйли, район газетасын, журналлар укый. Чәчәкләр үстерергә ярата. Яз җитүгә ул инде яшелчә бакчасында. Аңардагы юмор хисенә, мәкальләр-әйтемнәр кулланып матур итеп сөйләвенә сокланмый мөмкин түгел. 
Әниебез – иң газиз кешебез, без аннан үрнәк алабыз, аның кебек тормышка сөенеп яшәргә омтылабыз. “Тормышта иң мөһиме – гаиләдә тәртип булсын, балалар да, оныклар да җәмгыятькә кирәкле, акыллы, кыю, намуслы кешеләр булсыннар”,–дип еш кабатлый әни. Без аңа нык сәламәтлек, озын гомер телибез.
Людмила Якимова.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев