Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Билгеле, күпсанлы бәйрәмнәр арасында ул аерым урын алып тора, ул безнең күңелгә аеруча якын.

 Чөнки әни ул – дөньяның яме. Ул иң газиз, иң якын кешебез. Бу көнне һәркем әнисенә карата җылы хисләрен белдерә, аңа хөрмәтен күрсәтә.
 Әни – йортта җылылык, гаилә учагын саклаучы, бөтен гомерен баласына багышлаучы, безнең уңышларыбыз өчен сөенүче, һәр ялгышыбыз өчен көенүче кеше ул.
Районыбызда төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә кечкенәдән үк ана назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз канаты астына сыйдырган, аларга җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт, яхшы тәрбия биреп үстерүче аналар бар. Аларга зур ихтирамымны белдерәм. Махсус хәрбия операция барган урыннарга улларын озатучы аналарга исә сабырлык һәм балаларының исән-сау әйләнеп кайтуын телим.
Кадерле әниләр! Тормышыгыз бары тик шатлыклы мизгелләрдән генә торсын, һәр яңа көн сөенеч һәм уңыш китерсен. Исән-сау булыгыз, килер көнгә ышаныч һәм өмет Сезне беркайчан да ташламасын. Бөтен уй-теләкләрегез чынга ашсын!
Александр Никошин, район башлыгы, район Советы рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев