Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Октябрь аенда Әлки районында 17 пар өйләнешкән

Районның ЗАГС бүлегендә үтеп баручы елның 28 декабренә кадәр 43 парның мөнәсәбәтләре теркәлгән.

  Узган ел белән чагыштырганда, ул 3 күрсәткечкә күбрәк. 
Язылышучылар октябрь аенда аеруча күп булган – ул вакытта 17 пар өйләнешкән. Кызганыч, әмма аерылышучылар саны да артып, 59 парга җиткән. Узган елны исә 48 гаилә таркалган булган. 
Ел башыннан ЗАГС хезмәткәрләре 47 сабыйга туу таныклыгы биргән (узган ел 101 бала туган). Шуларның 43е – малайлар,  31 е – кызлар. Шулай ук үзләренең әти булуларын танучылар саны да арткан, алар узып баручы елда – 31 (2021 елда – 22). 
Төрле сәбәпләр аркасында исем һәм фамилияләрен үзгәртүчеләр дә бар, алар барлыгы – 5 кеше, узган ел 6 булган.
3 әлкиле уллыкка балалар алган. Узган ел андый 1 генә гаилә булган. 
Мәрхүмнәр исәбе – 284, узган ел – 335. 
Ата-аналар сабыйларына кушкан сирәк исемнәргә килгәндә, алар Алчәчәк, Араик, Аслан, Изабелла, Давид, Варвара, Эллария, Рүзәл. Ә иң еш сайланучы исемнәр исә: Сәминә, Ясминә, Савелий, Ислам, Аяз, Тимур. 
Узып баручы елда гаилә корырга телгән соңгы пар 30 декабрьдә мөнәсәбәтләрен теркәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев