Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олег Морозов Әлки укучыларына планшетлар бүләк итте

3 февральдә районда эшлекле сәфәр белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов булып китте. Аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде.

Олег Морозов Россия Дәүләт Думасы депутатлыгына узган елның сентябрендә тәкъдим ителгән иде. Бу якташыбыз Айрат Хәйруллинның фаҗигале үлеме белән бәйле рәвештә өстәмә сайлаулар игълан ителгәч булды. Олег Морозов тәҗрибәле депутат инде, чөнки күп тапкырлар РФ Дәүләт Думасына сайланды, ә соңгы биш елда Дәүләт Думасының Федерация Советында Татарстаннан сенатор булып торды.

Башта депутат эшмәкәрләр – бертуган Дамир һәм Альберт Шәһхетдиновларның сәнәгать мәйданчыгын карады. Эшмәкәрләр Олег Морозовка үзләренең җитештерү эшчәнлекләре, бизнес белән ничек шөгыльләнгәннәре турында  сөйләделәр. Кунак лабораторияне, остаханәләрне, көнбагыш мае җитештерү заводын, орлык саклана торган складларны карады. Көнбагыш уңышыннан тупланган бик күп орлык запасын күреп сөенде Олег Морозов. Депутат шундый нык предприятие кора алган авыл эшмәкәрләренә  югары бәя бирде.

Аннары Олег Морозов Базарлы Матак мәктәбенә бөтен районнан җыелган иң яхшы укучылар белән очрашты. Депутат буш кул белән килмәгән икән. Күп балалы гаиләләрдән булган биш укучыга үз акчасына сатып алынган планшетлар бүләк итте ул.

  • Пандемия безгә дистанцион укытуның җитешсезлекләрен, интернет белән бәйле проблемаларны күрсәтте. “Цифрлы икътисад” дәүләт проекты буенча мәктәпләргә югары тизлекле интернет кертелде. Билгеле, барлык ата-аналар да балаларын читтән торып укыту өчен планшет яисә компьютер сатып ала алмаска мөмкин. Ә бит һәр баланың белем алу өчен мөмкинлекләре булуын телибез, – дип фикере белән уртаклашты Олег Морозов.

Закон чыгаручы Базарлы Матак үзәгендәге бульварны ачуда да катнашты. Яңа ел алдыннан гына биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларның исемнәре язылган тимер стелалар, заманча яктырту приборлары куелган иде. Бульвар ачу тантанасына район үзәгендә яшәүчеләр дә җыелды. Аларны район башлыгы Александр Никошин сәламләп чыгыш ясады.

  • Бөек Ватан сугышы фронтларына Әлки районыннан 9 меңнән артык кеше киткән, аларның яртысыннан күбрәге Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышларда һәлак булып яу кырларында ятып калган. Менә бу мемориалның истәлекле такталарында һәркем якыннарының, туганнарының исемнәрен таба алачак. Чөнки сугыш бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән бит, – дип сөйләде ачу тантанасында район җитәкчесе.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов әлкилеләр белән мемориаль комплексны ачу шатлыгын уртаклаша алуын үзе өчен зур дәрәҗә дип санавын әйтте. “Бүгенге көн чын мәгънәсендә  мөһим, истәлекле”, – диде ул.

Яңа бульвар турында кайгыртуны үз өсләренә алган “Форпост” әгъзалары отряды, Нәби Дәүли исемендәге гимназия һәм Базарлы Матак урта мәктәбенең яшь армиячеләре Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Олег Морозов “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе активы белән дә очрашты. “Базарлы Матак – Чуаш Шәпкәсе” юлын реконструкцияләү хакындагы сорауны бирәселәрен алдан белеп, ул болай диде:

  • Депутатлыкка кандидат булып йөргән чорда әлкилеләрдән Иске Матакка илтә торган юлны ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать алган идем.  Ул чакта бу турыда шул авыл мәктәбе директоры Мария Чванова әйткән иде. Бу юнәлештә мин үземнең депутатлык сукмагын таптап өлгердем инде. Быел республика бюджетыннан әлеге юлны проектлауга 9 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, ә киләсе елда төзелеш эшләре башланачак.

Быелның сентябрендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары булачак. Олег Морозов әйтүенчә, ул яңа срокка тәкъдим ителергә уйлый һәм Әлки сайлаучыларына өмет тота. Ә ышанычны аклау өчен ул авыл халкы тормышына кагылышлы проблемаларны хәл итү өчен барысын да эшләячәгенә ышандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев