Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ольга Салюкова: “Укытучы ул – бик тә кирәк, мөһим һөнәр”

Кешенең матур истәлекләренең, шатлык-куанычларының күбесе аның балачагы, яшүсмерлек чоры белән бәйләнгән.

  Менә шул хатирәләр арасында иң зур урынны укытучыларыбыз алып тора. Һәркемнең дә чын укытучы дип санаган үз остазы бар. Ул аны гомере буе искә ала, аңа рәхмәтләрен әйтә. 
Мөгаллимнәр алар – күз өстендәге каш: укучыларның гына түгел,  авыл җирендә аеруча һәркемнең дә игътибар үзәгендәге шәхесләр. Аларның хезмәте мактаулы, абруйлы да, шул ук вакытта бик авыр да. Чөнки башка белгечләрдән үз һөнәрен белү генә таләп ителсә, мөгаллим әле тагын бик күп уңай сыйфатларга ия булырга тиеш. 

Ана теле ул – йөрәк теле

Бүген сүзебез әлеге абруйлы һөнәрне сайлап, үз эшен, балаларны яратып, менә 20 ел шул вазыйфада хезмәт итүче Ольга Салюкова турында.  Ул башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча 1998 елда Тәтеш педагогика училищесын, ә 2015 елда Казан федераль университетын тәмамлаган. Шул ук елны туган тел һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча кабат әзерлек курсларын үткән. 2004 елдан Иске Матак мәктәбенә эшкә урнашкан һәм бүгенге көндә 5-11нче сыйныфларда чуаш балаларына туган телне укыта. Хәзер туган телне өйрәнү дәресләре бала һәм ата-аналар үз теләге белән сайлаган очракта гына кертелә. 
–     Татар балалары да, чуашлар да үз телләрен сайлый. Нәтиҗәдә, бүленгәч, сыйныфларда 4-5 әр бала кала. Билгеле, укучылар әз. Әмма бүгенге мөмкинлекләрне файдаланганда, дәресләрне кызыклы итеп үткәреп була. Укытучы да аптырамый, балаларга да күңелсезләнергә урын калмый,   – ди укытучы.
Әйе, бүгенге көн укытучысыннан замана белән бергә атлау, үз эшендә барлык яңалыкларны файдалану, яңа технологияләрне үзләштереп, аларны куллана белү сорала. Ольга Петровна шул турыда да сөйләп китте:
–     Быел мәктәпкә интерактив такта да кайтарылды, әлегә интернет кына тоташтырылмаган. Шулай да флешка ярдәмендә без дәресләр вакытында аңардан файдаланабыз. Бүгенге көндә дәресләрдә бик уңышлы гына итеп проектор кулланылла. Элегрәк кәгазь плакатлар элә, еш кына аларны үзебезгә әзерләргә туры килә иде. Хәзер безнең өстәлдә ноутбуклар бар. Без төрле рәсем, видеороликларны интернеттан табып, аларны проектор аша балаларга зурайтып күрсәтә, төрле аудиохәбәрләрне тыңлый алабыз. Билгеле, болар барысы да дәресләрне бай эчтәлекле итеп әзерләргә мөмкинлек бирә. Башка укытучылар эшен карап кулланырга, үзеңнекен тәкъдим итәргә була, шулай тәҗрибәләр белән уртаклашабыз. Димәк, үз өстебездә эшлибез, һәрвакыт үсештә без, – диде ул. 

Бурычыбыз – яхшы кеше тәрбияләү

Бүгенге көндә күпчелек әти-әниләр балаларының кулында һәрвакыт телефон булуыннан, аларның социаль челтәрләрдән “чыга алмауларын”нан зарлана. Укытучыларның моңа карашы ничек соң?
–     Һәр чорның үз мавыгуы. Элегрәк телевизорны күп караудан зарлансалар, хәзер  кулдан телефон төшми, дип әрлибез. Аларның файдасы да, зыяны да бар. Иң мөһиме – чама хисен белү. Социаль челтәрләрдә исә без, мөгаллимнәр, үзебез дә бар. Укучыларны яхшы кеше итеп тәрбияләү, билгеле,  беренче чиратта, әти-әни бурычы. Шулай ук укытучылар да моның өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша.  Мин үзем 7 нче сыйныфлар җитәкчесе, социаль челтәрләрдә алар барысы да минем дусларымда. Анда укучыларымның кемнәр белән язышуы, нинди кызыксынулары булуы күренә. Берәр кыек эш кылынасы сизелсә, аны булдырмый калу өчен, чаралар күрү мөмкинлеге туа, – диде тәҗрибәле мөгаллим. 
Быел укы елы үзгәрешләр белән башланды. Атна башында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының әләмнәре күтәрелә, гимннар уйнатыла. “Иң мөһиме турында сөйләшү” дип исемләнгән  яңа дәрес тә бар. 
–     Атна башында ике укучы махсус киемнәр белән әләмнәрне чыгара. Гимннар уйный. Дәртле рухтагы көйләрне тыңлагач, эш-ниятләр билгеләнә.  Шулай яңа уку атнасы башлана. Ул укучыларга уңай йогынты ясыйдыр, дип уйлыйм. Яңа белемнәр үзләштерергә көч бирәдер, Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Укучылар гимннарның сүзләрен дә ятлап бетерде инде, кушылып җырлыйлар. Атна ахырында нәтиҗәләр ясала һәм шул ук укучылар әләмнәрне тантаналы төстә урыннарына илтә.  “Иң мөһиме турында сөйләшү”гә килгәндә,  ул күпмедер дәрәҗәдә элеккеге сыйныф сәгатьләрен алмаштыра дип тә әйтергә була. Әмма хәзер ел дәвамына темалар билгеләнгән, әзер сценарийлар язылган. Аларда төп бурыч – балаларны әдәпле-әхлаклы, өлкәннәрне хөрмәт итүче, илебезне яратучы шәхесләр итеп тәрбияләү, – диде Ольга Петровна.  
Укытучыдан үз эшен башкаларга күрсәтү, тәҗрибәләре белән уртаклашу да сорала. Ольга Салюкова да узган ел гына да Бөтенроссия күләмендәге бәйгедә катнашкан. “Туган тел” дип исемләнгән әлеге бәйгедә туган тел һәм әдәбияты укытучылары мастер-класслар күрсәткән. Ольга Петровна анда Диплом белән бүләкләнгән. 

“Балалар белән эшләү ошый”

Шулай да иң зур уңыш ул – укучыларыңның сине яратуы, дәресләреңә зур кызыксыну белән керүләре. 
-    “Иң мөһиме турында сөйләшү” дәресендә “Укытучы булсам, нишләр идем?” дигән темага әңгәмә кордык. Балалар үзләрен күбрәк кырыс укытучы итеп тасвирладылар. Әмма: “Сез шундый мөгаллимне яратасызмы соң?” – дип сорагач, “Юк, безгә сезнең кебек йомшак күңелле укытучылар ошый”, – дип җавап бирделәр. Билгеле, һәрвакыт яхшы гына булу мөмкин түгел, таләпчәнлек тә кирәк, орышып алырга да туры килә. Әмма син балаларны яратасың икән, алар да моны, һичшиксез, сизә һәм шулай ук җавап та кайтара, – диде мөгаллим, укучылар белән мөнәсәбәте турында сөйләгәндә.
Ольга Салюкова үз эшен яратып башкара. Ул аның мәктәп тормышы, укучылары турында сөйләгән һәр мисалыннан күренде. Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз дигән соравыма да ул: “Балачактан ук укытучы ул – бик тә мөһим һәм кирәкле һөнәр дип санадым. Миңа балалар белән эшләү бик тә ошый”, – дип җавап бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев