Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Остазлары Ләйлә Гыйзатуллинаны чыгарылыш укучылары әле дә онытмыйлар

Остаз – бай тәҗрибәгә ия һәм аны тирә-юньдәгеләр белән юмарт бүлешергә әзер кеше.

Мондый кешеләрне, гадәттә, бик хөрмәт итәләр, югары бәялиләр. 

Гыйзатуллина Ләйлә Әсхәт кызы Иске Салман төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1991 елда Казан дәүләт педагогия институтын «татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлап, ул туган районына кайта. Ләйлә Әсхәт кызын татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп Ташбилге төп мәктәбенә җибәрәләр.

Иске Салман мәктәбендә ул 1993 елдан бирле эшли. Беренче көннәрдән үк ул коллегаларын һәм укучы балаларның әти-әниләрен фәнгә кызыксыну уяту осталыгы белән шаккатыра. Ләйлә Әсхәт кызы рус теленең грамматикасы турында мавыктыргыч итеп сөйли. Балалар һәр дәрес материалын кызыксынып өйрәнәләр. Ул катлаулы әйберләр турында гади телдә сөйли белә. Ул тыңлый һәм ишетә, хисләрен тыя белгән укытучы. Ләйлә Әсхәт кызы гадел һәм кырыс. Аның укучылары белән мөнәсәбәтләре игелекле һәм ышанычлы. Ул сыйныфтан тыш эшкә дә зур әһәмият бирә. Аның җитәкчелегендә төрле сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә: рус теле атналыгы, викториналар. Ул төрле дәрәҗәдәге һөнәри конкурсларда, педагогик проектларда актив катнашучы. Эштәге уңышлары өчен грамоталар, дипломнар белән бүләкләнә.

Аның укучылары төрле өлкәләрдә хезмәт куя, күбесе педагог, табиб булып эшли. Алар әле дә укытучылары һәм остазы белән җылы мөнәсәбәтләр саклыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев