Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Озак еллар шәһәрдә яшәгән Илдар Чекушев Әлки ягына кайтты

Булачак әтием Измаил Үзбәкстанда тимер юл станциясендә эшләгән.


Әни гарип әтине сайлаган

–Булачак әтием Измаил Үзбәкстанда тимер юл станциясендә эшләгән. Бервакыт вагон астында калып каты җәрәхәтләнә – аяклары сына, хәтта умыртка баганасы зыян күрә. Шуннан соң бик озак хастаханәдә дәвалана. Югары Әлморзада туып үскән әнием Мәрьямбикәнең Үзбәкстанда эшли башлаган еллары була бу. Аларны эш урыннарыннан хастаханә хезмәткәрләренә ярдәм итәргә җибәрәләр. Ул шунда әти белән таныша. Аның киләчәктә инвалид булып каласын белә торып, кияүгә чыга. Әти белән әни 8 бала үстерәләр.
Безнең әти гомере буе таякка таянып йөрде. Ул бик оста гармунчы иде. Әмма мин нигәдер аңардан гармунда уйнарга өйрәнмәгәнмен. Гармунны 50 яшьтән узгач кына кулга алдым. Без Йолдыз поселогында яшәгәндә әти сәгать ремонтлау белән мавыкты. Мин аның бу эшен күзәтеп торырга ярата идем. Йолдыз ул чакта зур авыл иде. Сәгатьләре ватылса, авылдашлар әтигә төзәтүен сорап киләләр иде. Тора-бара үзе кул сәгатьләрен генә ремонтлый, ә “будильник”ларны “мә, кара!” дип миңа тапшыра башлады. Минем кулдан килә иде ул эш,–дип яшь чакларын искә ала Илдар.

“Тәртипсезләр бездән курка иде”

Илдар бик аралашучан кеше. Ул актив, киң кырлы фикерле, эшлекле егет. Аның бу сыйфатларын КамАЗ заводында эшләгәндә дә бәялиләр – Яр Чаллы шәһәрендәге сугышчан комсомол дружинасы командиры итеп сайлыйлар. Яр Чаллыда ул елларда илнең төрле почмагыннан килгән халык яши. Шәһәрдә иминлекне саклау өчен милициягә ирекле халык дружинасы  ярдәме генә җитми, шуңа күрә әлеге сугышчан дружина оештырыла.
Илдар әйтүенә караганда, бу дружина урамдагы хулиганнарга каршы кырыс булган. Аларны тәртипкә чакыру өчен кискен чаралар куллану рөхсәт ителгән. Әйтик, сугыш чукмарларын җиргә егып, кулларына богау салып милициягә тапшырганнар. Шуңа бу дружинадан тәртип бозучылар бик шүрли булганнар.

Кешегә ышанудан “янган”

Ул катлаулы елларда илдә хезмәт хаклары түләү начарая, заводлар туктап кала. Илдар үзенең дуслары белән шул чорда кооператив оештыра. Аның кооперативы аяк киемнәре тегү белән шөгыльләнә. Күмәртәле заказлар кереп кенә тора. Үзләре үк аяк киемнәренең төрле фасоннарын уйлап табалар, сыйфатлы продукция җитештерәләр. Яхшы җиһазлар сатып алына. Эшләүчеләр саны арта. Һәръяклап уңышлы гына эшли кооператив. Россиядә чикләр ачылып, Кытайдан арзан товар керә башлагач,  берара “складка” эшли башлыйлар – сату юк. Аннан товарга сорау бетү сәбәпле бөтенләй ябылалар. Соңрак кооперативта җитештерелгән аяк киемнәренең күпкә сыйфатлы булуын аңлап, элеккеге заказчылар яңадан эзләп киләләр үзләрен. Әмма бу вакытта инде коллектив таралган була.
Илдар үзенең яхшы танышлары белән КамАЗ автомобильләренә запас частьләр сату предприятисе булдыра. Эш шулкадәр куәт ала ки, 1,5 гектар җирләрендә берничә склад төзелә. Яхшы белгечләр туплана. Бу предприятие 10 еллап уңышлы гына эшли. Әмма арадашчылар арасында предприятиене үз кулларына алу “уены” башлана. Илдар исә аларга ихлас ышанып үзенең банкротлыкка төшкәнен белми дә кала. Нәтиҗәдә суд юллары, юрист, адвокат яллаулар башлана. Әмма кайвакыт адвокат дигәнең күбрәк сине яклауга караганда үз файдасын өстен куя шул...


Ике йөзләп судта катнаштым

Илдар үз предприятиесен яклау өчен закончалык нигезләрен өйрәнә башлый. Тора-бара аның киңәш-ярдәмнәре башкаларга да файда итә. Шулай үзлектән диярлек юридик ярдәм күрсәтүче белгечкә әйләнә. Ул аерым кешеләргә судка, хокук саклау органнарына гаризалар язуда, кредитлар буенча банклар белән бәхәсләрне җайлауда, күчемсез милек, хезмәт, гаилә хокуклары, мирас мәсьәләләре, автомобиль һәлакәтләре бәхәсләрен җайлауда юридик ярдәм күрсәтә. Шулай ук күп төрле юнәлештә юридик затлар аның хезмәтеннән файдалана.
Ул инде адвокат буларак 200 дән артык судта катнашкан. Тәҗрибәсе, белеме бу юнәлештә байтак аның хәзер.

 

Алтыдагы алтмышта

Илдар Чекушев 60 яшьләренә җиткәндә туган авылы Йолдызга кайтып яши башлый. Йолдыз поселогы – район читендәге кечкенә генә торак пункт ул. Гомере буе шәһәр тормышында кайнап яшәгән ир-ат биредә нәрсә белән шөгыльләнә икән?
–Мин шундый ук актив тормыш алып барам. Юридик хезмәт күрсәтү эшен дәвам иттерәм. Йолдызда интернет юк иде. Мин, сызымнар табып, өемә бик көчле антенна җайлап куйдым. Хәзер интернет бик яхшы эшли. Хәтта җәй айларында авылга шәһәрдән ялга кайткан балалар да минем өй тирәсеннән китми, чөнки вай-фай шунда гына бар.
Бала чагымнан авылны яраттым. Бигрәк тә миңа агач өйләр ошый. Йолдызга кайткач та миңа яшәргә бер буш таш өйне тәкъдим иттеләр. Мин агачын сайладым.
Хатыным сәнгать кешесе булганга (ул эшчәнлеген дәвам иттерә), әлегә Яр Чаллыды яши. Бәйрәмнәрдә оныкларым белән игезәк кызларым яныма кайта. Җәй айларында авылда озаклап торып китәләр,–дип әңгәмәне дәвам итә Илдар.
Ул әле дә сәгатьләр ремонтлау белән шөгыльләнә  икән. 1905 елда Франциядә эшләнгән механизмлы сәгатьне ремонтлап эшләтеп җибәргән. Интернетта  Германиядәге бер заводның юбилее уңаеннан 1938 елда берничә данә генә чыгарылган  гармунга юлыга. Ул гармунны сугышта катнашкан берәүнең  оныгы сатуга куйган.  Илдар шуны сатып алып төзәткән. Хәзер әлеге гармунда авыл бәйрәмнәрендә сыздырып уйный. Ә тавышы искитмәле. Илдар гитарада да уйнап җырлый. Чуаш Кичүе авылындагы бер бәйрәмдә чыгыш ясаганын үзем дә күрдем.

Авыл старостасы

Йолдыз поселогында хәзер 6 йортта 12 кеше яши. “Мин иң яше, шуңа староста итеп сайладылар”, дип уенын-чынын бергә кушып сөйли Илдар. Ул авылда су башнясын карап тора. Туңмасын өчен аны җылыта, вакытында  су тутыра. Үзенең кечкенә Т-16 тракторы белән өлкәннәрнең өйләренә чаклы юлларны кардан ачып тора. Дөрес, авыл уртасына кадәр юлны район оешмасыннан килеп чистартып китәләр икән. Чуаш Кичүендә яңарак кына узган җыенда район башлыгы Александр Никошин игелекле эшләре өчен Илдар Чекушевка Рәхмәт хаты тапшырды.
Илдар Чуаш Кичүе мәктәбе белән тыгыз элемтәдә яши. Ул мәктәп юбилеен үткәргәндә дә күп ярдәм күрсәткән иде. Йолдыз поселогының тарихын өйрәнгән. Репрессия елларында бирегә Апактан күченеп, шунда яши башлаганнар икән беренче йолдызлылар. Ул аларның һәм элек авылда яшәүчеләрнең фотоларын туплап банер ясатып урамга элеп куйган. Ә өе янына исә барлык туганнарының фотосын җыеп нәселенә багышланган баннер урнаштырган. Кунакка кайтучылар шул стендларны карап истәлекләрен яңарталар.
Авылда өлкәннәр генә яшәгәнгә, аларның Илдарга йомышлары еш төшә. Күбрәк район үзәгенә алып барып кайтуны үтенәләр. Илдар “Мухтар” исемле этен машинасына утыртып авыл апа-агайлары йомышы белән еш кына Базарлы Матакта була. Күпме олы яшьтәге авылдашлары, аларның туганнары рәхмәтле аңа! “Ә авылда яшәү бик рәхәт!” - ди бу тормышта күпне күргән Илдар Чекушев. 
Азат Низамиев әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев