Пенсионерлар компьютерга өйрәнә
"Россия пенсионерлар берлеге"нең җирле бүлеге февраль аенда компьютерга өйрәтү курсларын ача. Районыбызда пенсионерларны компьютер белемнәренә өйрәтү курслары 2007 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә 290 өлкән кеше әлеге заманча техниканы "иярләү" серләренә төшенгән. Быел бу максатларда республика бюджетыннан бирелгән субсидия хисабына тагын 40 эшләмәүче пенсионерны компьютерга өйрәтергә исәп тоталар. Өлкәннәр...
"Россия пенсионерлар берлеге"нең җирле бүлеге февраль аенда компьютерга өйрәтү курсларын ача.
Районыбызда пенсионерларны компьютер белемнәренә өйрәтү курслары 2007 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә 290 өлкән кеше әлеге заманча техниканы "иярләү" серләренә төшенгән. Быел бу максатларда республика бюджетыннан бирелгән субсидия хисабына тагын 40 эшләмәүче пенсионерны компьютерга өйрәтергә исәп тоталар.
Өлкәннәр өчен дәресләр балалар иҗат йортының компьютер кабинетында 12 февральдән үткәрелә башлый. Курсларга язылырга теләге булган пенсионерлар Пенсия фондының район идарәсенә (паспорт белән) Рәйсә Хәбибуллинага мөрәҗәгать итсеннәр иде. Белешмәләр өчен тел.: 89274357637.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев